Аларның матур пар булып яшәвен әле капканы ачып кергәнче үк тоясың. Йорт каршында нигез хуҗасы Бохари бабай утыртып калдырган хуш исле юкәләрдән, кызыл алкалы миләшләрдән, хәтфә келәм булып түшәлгән бәбкә үләненнән, бизәкле тәрәзә йөзлекләреннән нур булып күңелгә күчә ул...
Бер-береңнең кадерен белеп яшәү – гаиләне тату, бердәм, бербөтен итә. Гөлсем Заһир кызы һәм Данис Бохари улы Вәлиевларның матур да, мәгънәле дә яшәүләренең төп сере шундадыр, мөгаен. 38 ел элек кавышкан бу пар улларына, авылдашларына үрнәк. Берничә буын укучыларның яраткан укытучылары да әле алар. Дөньялары җитеш, тормышлары түгәрәк. Әлбәттә, моның өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Гөлсем апа белән Данис абыйның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Язмыш аларны Свердловск шәһәрендә таныштыра. Авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән Балтач егете, сәбәбе чыгып, дусты яшәгән тулай торакка шалтырата. Телефон трубкасын нәкъ шушы көнне вахтада дежурда булган якташы – Белорет сылуы ала...
Икесе дә тырыш, ишле гаиләләрдә хезмәт тәр-биясе алып үскән, тормышка карашлары, уй-ниятләре туры килгән яшьләр бер-берсен тәүге күрүдә үк ошата. Алар 1982 елның көзендә кавыша. Беркадәр читтә яшәгәннән соң, олыгая барган әти-әниләренең теләгенә каршы килмичә, Сәйтәк авылына, төп йортка кайтып төпләнәләр. Әтиләре Бохари абый — сугыш ветераны, 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган абруйлы укытучы булса, әниләре Мәбения апа авылдашларының сәламәтлеге сагында тора – озак еллар шәфкать туташы булып хезмәт сала.
— Ходайга шөкер, зыялы, акыллы, сабыр холыклы кешеләргә килен булып төштем. Без әткәйле булып — 21, әнкәй белән бергә 28 ел тату гомер кичердек. Зур тормыш тәҗрибәсенә ия өлкән-нәрнең киңәшләрен тотып, үзара аңлашып, матур яшәдек. Әнкәебез узган ел 91нче яшендә дөнья куйды. Улларыбызга дөрес тәрбия бирүдә аларның өлеше зур булды, — ди Гөлсем апа, газиз кешеләрен ихтирам белән искә алып.
Әйткәндәй, киленнәреннән дә уңа Вәлиевлар. Аш-суга оста, пөхтә, бөтен җирдә тәртип һәм гүзәллек булдырырга яратучы Гөлсем апа кебекләр турында “кулыннан гөлләр тама”, диләр. Аның эшкә батыр булуын раслау өчен Сәйтәк кырларын иңләп печән чабуын искә алу да җитәдер.
Әтиләре Бохари абый кебек үк, Вәлиевлар гаиләсенең озын һәм лаеклы хезмәт биографиясе мәктәп белән бәйле. Гөлсем Заһир кызы Сәйтәк урта мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфлар укыта, башкорт теле укытучысы да була. 38 елдан артык педагогик стажга ия тәҗрибәле мөгаллимә ул. Данис Бохари улы военрук була, тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укыта. Балаларны яраткан педагогларның дәресләре һәрвакыт җанлы үтә. Укучыларның дә-рестән тыш вакытын файдалы үткәрү өчен дә барлык көчләрен, сәләтләрен сала алар. Бу урында Данис абыйның Сәйтәк мәктәбендә үзвакытында шахмат буенча түгәрәк оештырып, чемпионнар әзер-ләвен билгеләп үтәргә кирәк. Аның укучылары күп еллар ярышларда призлы урыннарга чыга, уен нигезләрен өйрәткән остазларының өметләрен республика турнирларында аклый.
Әнә шулай икесенең дә яшьлеге тынгысыз хезмәттә үтә. Бүген хаклы ялда булсалар да, җәмәгать тормышында актив катнашып яши алар. Данис абый кардәше, фашистлар белән алышта батырларча һәлак булган Балтач кызы Мөнәвәрә Фазылбәкованың биографиясен, фронт юлын, батырлык кылган мизгелләрен эзмә-эзлекле итеп тергезүгә һәм аңа район үзәгендә һәйкәл куюга зур көч салган кеше.
— Мөнәвәрә Фазылбәкова – Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы иптәшләрен үз гомере исәбенә саклап калган табиб кыз. Ул Ростов өлкәсенең Скосыр районы станицасында каршы килүче дошман танкына ташлана. Батыр йөрәкле якташым – минем кардәшем дә бит әле, әниемнең бертуган апасы. Кызганычка каршы, аның турында мәгълүмат бик аз иде. Архивларда эзләнеп, Мөнәвәрә апаны белгән кешеләр белән аралашып, шул чактагы тарихи вакыйгаларны тергезеп булды, — ди Данис Бохари улы.
Әлбәттә, Гөлсем апа иренең һәр башлангычын хуплаганга, аңа терәк-таяныч булганга да Данис абыйның эшләре уң бара. Бер-берсен күз карашыннан аңлап, тулыландырып яшәгән соклангыч гаиләгә быел районда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бәхетле гомер кичергән, уллары Борис һәм Робертка үзләре үрнәгендә матур тәрбия биргән Вәлиевлар моңа, һичшиксез, лаек.
– Тату яшәү өчен бер-береңне аңларга, юл куярга, бер-береңә ихтирамлы булырга кирәк. Гаиләдә ата абруе югары булырга тиеш. Әти сүзе өстен булган, аңа хөрмәт белән караган гаиләләр нык була, балалар тормышта ныклы адымнар белән атлый. Безнең әни 8 баланы нәкъ шулай үстерде, рәхмәт аңа. Әти сүзе барыннан да өстен булды, ул өстәл артына утырмыйча, ризыкка кагылмадык. Башкача булырга мөмкин дә түгел дип уйлый идек. Ә инде “хөрмәт булган җирдә бәрәкәт бар”, дип юкка гына әйтмәгәннәр, — дип бәхетле яшәү сере белән уртаклаша Гөлсем ханым.
Гөлсем апа белән Данис абый Вәлиевларга карап, яшьлектә телефон чыбыклары очраклы гына ялганмаганлыгын аңлыйсың. Бу матур парга алтын туйларны да тигез каршыларга насыйп булсын!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.