+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 октябрь 2020, 06:20

"Балаларны ашатырга бәрәңге булса да бирегез!"

Яшь әнинең ире икенче баланың тууын теләмәгән булган.

Яшь әнинең ире икенче баланың тууын теләмәгән булган.
"Ике канат" хәйрия фондна ире ташлаган ике балалы хатын мөрәҗәгать иткән. Ир икенче баласын теләмәгән. Ул тугач, гаиләсен ташлап киткән.
Бүген хатынның балаларын ашатырлык ризыгы гына да юк. Элекке ире алимент түләми, ә ул үзе әлегә эшләми, чөнки кулында - яңа туган бала.
- Берни дә калмады. Пособиеләр юк. Аш өчен тавык ите белән булса да, вермишель, бәрәңге белән ярдәм итүегезне үтенәм. Кер юу порошогы һәм подгузниклар кирәк. Ярдәм итегез, сез - безнең бердәнбер өметебез, - дип елый хатын. Әлеге вакытта волонтерлар хатынга ярдәм итү юлларын эзли.
Фото:pravmir.ru
Читайте нас