Ир хатынны үтерергә теләгән, диләр...
Белорет районында ир хатынына, балалары күз алдында үтерү белән янап, йодрыклары белән ташланган.
32 яшьлек ир дуслары белән өйдә эчеп утырган. Шунда ук аның хатыны да булган. Бервакыт ир белән хатын арасында ызгыш чыга. Низаг вакытында гаилә башлыгы хатынына "үтерәм" дигән сүзләр белән ташлана, кыйный һәм буа башлый.
Бу хәлләрне күзәтеп торган балалары полиция чакырткан. Җинаять эше кузгатылган.