+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 октябрь 2020, 16:30

"Кадрда гаилә" конкурсына йомгак ясалды

Тиздән фильмның тулы версиясен карап булачак.

Тиздән фильмның тулы версиясен карап булачак.
Ассоциация проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды, Мәгариф министрлыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Нуриман районы хакимияте һәм проектның партнерлары ярдәмендә күпбалалы гаиләләрнең "Кадрда гаилә" конкурсы үткәрде.
Конкурста җиңүче Ватолиннар һәм Солтановлар гаиләләре өчен онытылмаслык приз - Нуриман районына өч көнлек тематик сәяхәт бүләк ителде. Сәяхәтнең һәр этабын профессиональ кино төшерү төркеме теркәгән. Бу җентекле һәм катлаулы эшнең нәтиҗәсе "Зур гаиләнең зур сәяхәте" фильмы булды.
Фильмның тулы версиясен ноябрьнең беренче көннәрендә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының гаилә порталында, проектны оештыручыларның социаль челтәрләрендә һәм финал чарасында - “Гаилә кыйммәтләре-2” фестивалендә күрергә мөмкин булачак.
Фото: cloud.mail.ru
Читайте нас