+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 октябрь 2020, 14:35

Сибайда “бриллиант” һәм “алтын” гаиләләр яши!

Күптән түгел анда гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләү тантанасы оештырылды.

Күптән түгел анда гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләү тантанасы оештырылды.

22 октябрьдә Сибай шәһәренең ЗАГС бүлеге бриллиант һәм алтын юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләде. Алар бу көнне республика Башлыгының котлау адресларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру өчен чакырылган иде.

Гөлшат Низам кызы һәм Әнвәр Габбас улы Әюповлар, Роза Зәки кызы һәм Радик Рәүф улы Габитовлар быел “бриллиант” туйларын билгели.

Әюповлар ике ул тәрбияләп үстергән, аларның 4 оныгы, 2 туруны бар. “Беренче чиратта, бер-береңә карата хөрмәт һәм игътибар, сабырлык кирәк! Проблемаларны бергәләп чәй табыны артында хәл итәргә! Башкаларны тыңлый һәм бер-береңне ишетә белү мөһим!”, — ди юбилярлар. Габитовлар ике кыз һәм ул тәрбияләгән, аларның дүрт оныклары һәм дүрт туруннары бар.

Зәйтүнә Камали кызы һәм Юлай Шәрифҗан улы Сынбулатовлар 50 ел бергә гомер кичерә. Ул һәм кыз үстергәннәр, дүрт онык тәрбиялиләр, барлык балалары һәм оныклары Сибайда яши.

Әнә шундый искиткеч “бриллиант” һәм “алтын” гаиләләр яши Сибай шәһәрендә!



Фото: Сибайский рабочий.
Читайте нас