Көчсезлеге белән көчле диләр гүзәл затны... Ирнең киң җилкәсе артында җил-яңгырны күрми яшәп ятса, көчсез булырга да язык түгел анысы. Әмма күп очракта язмыш аның җилкәсенә ир-ат түгел, атлар да күтәрә алмас йөкне сала. Тартып барасы түгел, ә йөрәгенә сыйдырасы, рухы белән күтәрәсе йөкне. Әйтик, хыянәтне...
Сүз йомгагының башы узган гасыр башларына барып тоташа. Кушнаренко районы авылларының берсендә була бу хәл. Аңа катнашы булган кешеләрнең әле дә исән булуын исәпкә алып, без исемнәрне үзгәртеп алырга булдык.
Басулардан яңа пешкән икмәк исе килеп торган чор – август азагы. Бөтен халык урак өстендә. Ике басу ызанын бүлеп бормаланып аккан елгадай сузылган тузанлы юлдан яхшы атка җигелгән пролетка җилдерә. Дилбегәне тоткан кызга башын салган урта яшьләрдәге ир кеше йокымсырап бара. Аларны ерактан ук күреп калган берәү: “Карагыз әле, Хәлим тагын хатын алып кайтып килә”, дип оран салуга, берничә кеше басу юлына чыгасы итте. Алар арасында Фазыл да бар иде. Каршысына чыккан кешеләрне күреп, ат юыртуын туктатып, атлауга күчте. Дилбегәне тоткан кыз җилкәсен селкетә биреп юлдашын уятты. Шунда аның куркынган күзләре Фазылныкы белән очрашты. Я, Ходай, ни булды Фазылга – әллә яшен суктымы?! Бу кадәр матурлыкны төшендә дә күргәне юк бит аның. Хур кызының шәфәкъ нуры кунгандай алсу йөзендәге һәр чалымы таң калдырды, ымсындырды, һушын алды яшь ирнең. Ә инде аңа төбәлгән тулган күлдәй күзләрнең зәңгәрлеге пролетка узып киткәч тә югалмады, зәңгәр яулык болгагандай һавада тирбәлеп торды.
Хәлим белән Фазыл өч йорт аша күрше яшиләр. Хәлим берничә тапкыр өйләнеп карады, әмма хатыннары бәбигә узалмыйча чирләп, аны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Үзе бик ипле, йомшак күңелле кеше иде ул, җитмәсә, авылда иң хәллеләрдән санала. Тәслимә дә мул тормышлы гаиләдә үскән кыз. Җитмәсә, абыйларыннан соң туган бердәнбер кыз бала да әле. Аны ярлы-ябагайга бирмим дип тырышкан ата-ана Хәлимнең җитешсез якларына күз йомды, ач-ялангач, болгавыр бер заманда тамакның тук булуы шулай бик күп әйберләрдән өстен тора иде шул.
Ә Фазылның балалары ел саен дип әйтерлек туып тора. Авызын ачса үпкәсе күренеп торган батрак егетне күрше авылдан бер кызга көчләп дигәндәй өй-ләндергәннәр иде. Җанын кыйный-кыйный шуның белән гомер кичереп ятканда басу юлыннан килеп чыккан хур кызы тилертте аны. Ул баштарак Тәслимәгә кыюсыз гына хисләрен белгертте, соңыннан үҗәтләнеп аның юлын басар булды, шәүлә кебек артыннан йөрде. Тәслимә генә таш кыядай нык торды, күршесен якын да китермәде. Шулай ел артыннан еллар узды. Яшь хатын бала багудан мәхрүм иде. Шул сәбәпле аны бик тиз сырхау бөкте. Карап торып үлемгә этәргәнен аңлаган ире аңа үзе аерылырга тәкъдим ясады. Абыйлары Тәслимәне Уфага алып китәргә булды. Моны ишеткән Фазыл акылыннан шашты, ул Тәслимәне күрмичә бер генә көн дә торалмаячагын яхшы аңлый иде.
Ә бер көн килеп хатынына күңелен ачты Фазыл. Тегесе артык исе китми генә “синең белән барлы-юклы тормышта яшәп мин дә гарык, балаларың белән үзең мәтәш инде”, дип төенчекләрен төйни дә башлады. Җиде яшьлек өлкән улы, өч яшьлек игезәкләр, рахиттан эче туптай кабарган бишектәге кечесен калдырып чыгып киткәндә йөрәге ничек түзгәндер, әмма шул китүеннән кире кайтмады ул.
Бу вакытта Тәслимә инде Уфага килеп урнаша. Ниндидер йомышы төшеп, яшерен рәвештә бер төнгә генә авылга кайтып килергә кирәк була аңа. Нәкъ менә шунда Фазыл аның эзенә төшә. Дөресрәге, ул аны кулына төшерә һәм ничек итсә дә итә, әмма башкача ычкындырмый. Элекке күршесе тупсасын атлап кергән мизгелләрен мәңге онытмый Тәслимә. Җиргә сеңеп барган кечкенә йорт. Ишек шыгырдап ачыла… Хатын алдында коточкыч манзара – өй эче шәп-шәрә, анда шундый ук шәрә балалар. Берсе бишектә елый. Икесе мич башыннан аякларын сәлендергән, дүртенчесе – иң олысы: “Әнкәй, нигә шулай озак килми тордың, берүк чыгып китә күрмә инде – үләм бит мин болар белән”, – дип итәгенә килеп ябыша. Тәслимә кире уйлап артка чигенгән җиреннән тупсага шуып төшә һәм инде йөрәгенә үтеп кергән баласының яшьләрен сөртә-сөртә аны куенына ала. Казан ачса – кара тараканнар, сәке өсте, асты пычракка баткан, тиздән килер үлемен сизенеп бишектә бала ярсый, мич башындагы малайлар ничек булса да бер зыян эшләргә тырышып орчык кебек әйләнә... Тик җиде яшьлек Вакыйф кына яңа әнисенең күзләренә баккан да, тын алырга да куркып, телсез калган. Шулай башланып китә яңа тормыш.
Еллар уза. Тәслимә дөньяга өч кыз бала китерә. Фазылның улларына чын әни була. Үзләренең әниләре яшәргә ерак шәһәргә киткән җиреннән бер көн килеп балаларын күрергә кайткач, малайлар аның белән очрашырга теләми. Вакыйф: “Минем әнкәй берәү генә. Әгәр ул безнең беребезне генә үзе белән алып киткән булса, бәлки ул да якын кешебез булыр иде”, дип кырт кисә. Үз хәлләрен үзләре генә белгән ике хатын кеше аша яулык алмашып бер-берсен бәхилли.
Ә монысы инде алтмышынчы еллар. Фазыл белән Тәслимә балаларын башлы-күзле итеп, буйга җиткән төпчек кызлары белән яшәп яталар. Бүген аларның болыннан шомырт, печән җыеп кайтып килүләре. Алда шомырт белән туп-тулы чиләк күтәргән берәү бара. Аның янына килеп җиткәч, Фазыл атын туктатып, хатынны печән белән тулы арбага күтәреп мендерде. Шунда ул дилбегәне Тәсли-мәгә тоттырды да, үзе яңа юлдашы бе-лән арба очынарак шуышты. Алар кичке уенда очрашкан яшьләр кебек чөкердәшеп, Тәслимә колак очына килеп ирешкән имеш-мимешләрнең дөрескә чыгуын аңлаганнан аңы томаланып кайтып керде авылга. Фазыл – хыянәтче, ә бу әлегәчә “түтекәем” дип төлке кебек боргаланып торган Рәзифәсе – аның сөяркәсе! Дөнья асты өскә килде, диварлары өскә ишелеп төштемени?! Я Ходай, ничек түзәргә…
– Вакыт җиткәч үзем туктармын, түз, Тәслимә.
Фазылның бөтен әйткән сүзе шушы булды. Һәм Тәслимә түзде.
Аның язмышына төшкән кайсы сынауга түзәр иде икән ир кеше? Сырхауга дучар буласын белеп кияүгә чыккан иренә тугрылык саклагандамы, чит балаларга үз әнкәләре булгандамы, ачлык-ялангачлык, сугыш ачыларын күреп исән калгач көйләнеп барган тормышта хыянәт уты ялмагандамы сынарга тиеш, иренә сырты белән борылырга тиеш иде бит… Юк, үз вакытында тик хатын-кызда гына булган көч, рух ныклыгы белән ул гаиләсен саклап калган, балалар, килен-кияүләр игелегендә парлы тормышта яше туксаннан узып дөнья куйганда да Фазылына ихтирамын югалтмый ул. Үзеннән алдарак бакыйлыкка күчкән хәләле турында: “Юк инде хәзер андый ирләр”, дип көрсенеп куя торган була.
Ә бу тарих безнең көннәрдән. Күңел күген болыт каплап киткән әллә нинди бер караңгы көн иде ул. Шул болыттан менә-менә яңгыры тамарга тора. Башта мин аның чем-кара, сөрмәле матур күзләренә игътибар иттем. Сылу гәүдәле, чибәр бу хатын безнең кавемнән түгел икәне күренеп тора, әмма ул татарча яхшы гына сөйләшә. Без аның белән күптәнге танышлар кебек аралашып киттек. Иглин районының бер авылыннан булып чыкты ул. Нәселенә чегән милләтеннән дә кушылганнар, шуннан килә икән аның үзенчәлекле йөз чалымнары. Тормышына да йогынты ясамый калмаган бу, билгеле. Ул бик иртә кияүгә чыгып, 25 яшькә кадәр биш бала анасы булырга өлгергән. Башкаладан ерак түгел авылда төпләнеп, эшкә шәһәргә йөреп җай гына яшәп ятканда, бу гаиләгә дә хыянәт килеп керә.
– Ике айлык баланы өлкәнрәкләргә калдырып кунакка барырга үгетли бервакыт ирем, – дип сөйли ул. – Ничек кенә каршы торсам да, сөйрәп диярлек алып китте бу. Энә өстендәге кебек бер-ике сәгать утыргач, мин кайту турында сүз чыгара башладым. Ул усалланганнан-усаллана барып, мине куна калырга үгетли. Яшь идем, ничек кенә авыр булмасын, иргә буйсынырга кирәк дип уйладым. Калдык. Кая инде ул йоклау... Төн урталарында онытылып киткәнмен. Күзләремне ачсам, ир янда юк. Ут кабызмый гына торып бүлмә ишеген ачсам, хуҗабикә белән ирем өстенә барып чыктым. Көләргә дә, еларга да белмим. Шушы миңгерәгән хәлдә тиз генә киендем дә, чыгып чаптым. Авылга кадәр ике километр юлны ничек үткәнмендер, хәтерләмим. Кайтып кереп төпчегемне кулга алгач кына һушыма килдем. Ач булса да еламый сабый, хәлемне аңлаган кебек шомырттай күзләре белән миңа баккан.
Бу хәлдән соң төп-төгәл егерме ел йөрде ирем. Балалар үсте, башлы-күзле була башлады. Мин алар мәшәкате белән яшим, дөнья көтәм, шәһәргә эшкә йөрим. Шулай ирле килеш ялгыз хатын булып гомер узды. Әмма күз яшемне беркем дә күрмәде. Бигрәк тә балалар алдында сер бирмәскә тырыштым. Әтиләренең хыянәтче икәнен белә иде алар, инде мине дә үзенең кайгы-сагышларын барысыннан да өстен куючы бер юеш борын дип уйласыннармы? Юк! Күз яшьләремне авыл янындагы урман, кыр-болыннар гына күрде. Ә урамга килеп кергәндә инде минем баш горур күтәрелгән, авыз ерылган булыр иде. Моның ничек бирелгәнен үзем генә беләм, әлбәттә... Хәзер ирнең кикриге шиңде, минем янда кол булырга да әзер. Әмма ир түгел инде ул минем өчен, балаларның атасы, минем белән бер кыек астында яшәүче кеше генә. Үзе һаман шуңа төшенә алмый әле, бичара.
Кайдан килә хатыннарга мондый рухи көч? Егерме ел буена хыянәтче белән яшәп бер генә тапкыр да күз яшен күрсәтмәскә тагын кем булдыра ала? Чыннан да, ир-ат түгел, атлар күтәрә алмас йөкне тарта безнең гүзәл затлар. Туксанынчы еллардагы илдә булган буталчыкны гына искә төшерик. Завод-фабрикалар ябылып, эшчеләре урамга куып чыгарылгач, эшләп-эшләп тә акча алалмый башлагач, күп ирләр стаканга батты, ә хатыннар юлчы букчалары асты. Польша, Кытай, Төркия юлларында адәм күтәрә алмастай төенчекләрне өстерәп йөрде алар. Алып кайткач ул вакыттагы урам чатларындагы ачык базарларда сатты, кайберләре сатылмаган товарларын уйлап төн йокыларыннан, авыр хезмәттән сәламәтлекләреннән, элекке матурлыкларыннан язды. Ирләр арасында, хатыннарына аркаланып авыр заманнарны үткәргәч, аның тырышлыгы аркасында галстук тагып кәттә машиналарга утыргач, “карт” хатынны яшенә алыштырганнар да булды. Ә ташланган хатыннар балалары өчен яшәде. Алименттан качып, яки хезмәт хакын азрак күрсәтеп, аны киметкән хөрәсәннәргә карамый һаман алар тарта йөкне – көчсез затлар..
...Җәмгыятьнең хатын-кыз алдында бурычы күп әле. Ил корабы ирләр кулында. Алар үзләренең бу дөньяга ничек яралганын, авыр чакта кемгә таянганын онытмаса, гүзәл затларның урыны түрдә булыр анда.
Бүгенге хәл-шартлар безне янә якыннарыбызның сәламәтлеге өчен җаваплылыкны иңнәребезгә алуны, вирус афәте бүлгән юлларны югалтмауны таләп итә. “Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби” булыйк, кызлар, иелмәсен безнең иңнәр!
Резида ВӘЛИТОВА.