Күренекле якташыбыз Җәвит Шакиров иң газиз кешесенә күрсәткән хәстәрлекле мөнәсәбәт һәркайсыбыз өчен үрнәк булырга тиеш.
“Картлар күңеле пыяла – җиргә төшсә, уала”, дип белми әйтмәгәннәр. Яшьлектә күңел күгендә һәрвакыт диярлек кояш булса, картлыкта аның читендә һәрвакыт болыт сагалар, салкын җил истеме, шунда ук яшьләрен тамызырга әзер торыр. Шуңа да яшьләрнең игелеклесе, фикерлесе өлкәннәрне хөрмәтли, аларның күңелен җылытып кына тора. Якыннары – әти-әнисе, әби-бабасы өчен өзелеп торучылар бихисап. Әмма гомер юлыннан бергә атларга туры килгән “чит”ләргә, әйтик, бианага, үги анага мөнәсәбәт ничек? Күптән түгел “Кызыл таң” сайтында якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакировны үстергән үги анасы турында язма дөнья күрде. Ул безнең укучыларыбызны битараф калдырмады. Бүген без шушы гамьле фикер алышуны гәзит укучыларга да тәкъдим итәбез.
Булачак сәхнә остасы 5 яшендә әнисез калган. Өч улын карашырга дип, аның әтисе тизрәк өйләнү ягын караган, билгеле. Әмма хатыннары озак тоткарланмаган. Соңгысы исә өч малайның шуклыгына да, авыл тормышының барлык мәшәкатьләренә дә түзгән. Җәвит Шакиров Инстаграм сәхифәсенә аның белән бергә төшкән фотосын куйган һәм болай дип язган:
“Минем әнкәй белән төшкән фотоларны күргәч, бик күп сорау юллыйлар. “Үз әниеңме”, дип сораучылар күп. Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә: без, өч малайны, якты дөньяга китергән әниебез миңа биш яшь чагымда бакый дөньяга күчте. Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әти без ятимлекне тоймасын, кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип, күпме көч куйганын берүзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын.
Безнең бәхеткә, шушы фотодагы әни безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, барлык яктан да килгән кеше! Бүген дә исән-сау, йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Чакмагыш районының Әхмәт авылында яши. Тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора.
Халыкта “үги әни” дигән төшенчә бар. Бу — язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган әни, әти һәм бала гына белә. Беркемгә дә мондый язмыш туры килмәсен, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде!
Безнең өчен әнкәй беркайчан да үги булмады, үз булды. Барысы өчен дә зур рәхмәт аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул җәһәттән туган шигьри юллар:
Үги әни
Үги ана яфрагына
Кулларым тиде ялгыш.
Үги ана кулларына
Калдырды безне язмыш.
Үги әни булуыңда,
Әйтче, кем соң гаепле?
Ятим бала үстерүләр
Бу дөньяда гаепме?
Үги ана яфракларын
Күрдем юл буйларында.
Күпме сабый гомерләре
Чит әни кулларында!
Үги диеп әйтмик әле,
Ул да бит безнең әни.
Ятим бала, үги әни –
Бу сүзләрдән җан әрни!”
Фирдина:
“Авылда яңа өй төзедек. Әнкәй башта анда күчәргә риза иде. Төзеп беткән идек, үземдә торам, дия башлады. Ул – безнең икенче инәй. “Ярар, Нурияларга (үзенең кызы) китәрмен инде”, – дип белдерде беркөн. Ә без җылы сулы, бәдрәфе эчендә булган өйдә рәхәтләнеп яшәп калсын дип, йорт төзүне тизләтергә тырышкан идек.
Әткәй үлгәнгә дә 24 ел инде. Үләр көнне: “Инәгезне кузгатмагыз, үлгәнче бу өйдә яшәр, ул үлгәч бөтенегез дә кайтып йөрерсез, кеше көлдереп өй бүлешеп йөри күрмәгез!” – дигән иде. Шуңа башта яңа өйгә күч дип кыстап караган идек, хәзер килештек инде. Әнкәйгә 87 яшь. Уйлап-уйлап тордык та: “Әнкәй, кызыңа да китмисең, безгә дә күчмисең, үзеңдә яшә рәхәтләнеп”, – дидек тә, бу атнада иске өйнең башын сүтеп , яңадан ябып ташладык. Әнкәйнең шатланганын күрсәгез! Очып йөри. Бүген зур яктан башлап, урамга кадәр идәннәрен, стеналарны сөртеп чыгарган. Без үткән атнада апамнар белән өйне тулысынча юган идек инде. Әле дә ышанып бетәлми: “Бу кадәр эшләгәч, әлегә сүтмәссез инде”, – ди. Без кайтканда көне буе яңа өйдә тора инде. Төнгелеккә үзенә чыгып китә.
Ә кыш саен барыбызда да 1-2 атна кунак булып чыга. Соңгысы бездә була. Мин аны театрларга, концертларга йөртеп алып кайтам. Кайтып китәргә 1-2 көн кала әйберләрен җыеп, ишек төбенә үк илтеп куя. Ә кайткач инде кая басарга белми, ииии...
Шулай, ятса ята, торса тора, эчәсе килсә – чәен куеп эчә. Рәхәтләнеп яши күрсен инде. Безгә бик рәхәт әле. Кайтуыбызга аш пешкән, чәй кайнаган, өйдә ут яна. Мин бикле өйгә кайтып керергә куркам. Хәзер 40 елдан артык безнең белән ул. Үзебезнең әниебез 45 яшендә генә үлеп китте. Шуннан бирле бергәбез”.
Рәфыйга:
“Бианай кышын бездә тора иде дә, эссе җәйдә бер-ике айга иске генә, бер уңайлыгы булмаган дигәндәй өенә кайтарта иде. Кайтып кергәч, “Оҗмахым” дип куя иде. Хәзер үзем дә шундый булып барам”.
Фәүзия:
“Мин әнкәй-каенанамны, авылда бәрәңгене алып беткәч, үз теләге һәм авылдагы кызы белән дә сөйләшеп, шәһәргә алып китә идем. Әткәй (каенатам) үлгәч, үзе дә килә иде. Аллаһка шөкер, бик дус яшәдек. “Килен-балам” дип өзелеп тордылар...
Себердә өч кызы яши, язга таба тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп кызларын көтә башлар иде... Аларның үз тормышы, диңгезгә ял итәргә чыгып китәләр. “Килен, кара әле: бу хатынның сөяге олы кызымныкына охшаган, әнә теге хатын Нәсимәм кебек очынып атлый”, – дип сөйләнеп, юлны күзәтә иде, мәрхүмәкәем. Безнең эштән кайтканны да көтә инде.
Мин каенанам өчен өзелеп тордым. Үземнең әнкәй иртә вафат булгач, иремнең туганнары әнкәләре исән булып та тиешенчә кадерен белми дип, елап алыр идем. Ә аның өчен Себердә яшәгән кызлары кайткач, үз өе ишеген ачкычы белән үзе ачып керү олы бәхет булды. Сугыштан соң дөньяга 8 бала тудырып, шуларны үстергән үз йорты. Бу вакытта 80 яшьне үткән иде...”
Галия:
“Мин үги әни үстергән егеткә кияүгә чыктым. Аның игезәк туганы да бар иде. Әниләре аларга 3 яшь туганда үлгән, “яңа” әниләре игезәкләрне какмый-сукмый үстергән. Аларның тагын бер абыйлары, икенче анадан туган 3 сеңелләре бар. Бианам искиткеч пөхтә, кешелекле, зәвыклы, иманлы кеше булды. Бөтен авыл аңа киңәшкә йөрде, оста тегүче буларак, бианам гаиләсен дә киендерде, авыл халкына да хезмәт күрсәтте. Торганы бер фәрештә инде менә!
Әмма килендәшем аны якын китермәде. Хәтеремдә, биатам белән алар бик күп күчтәнәчләр төяп, “3-4 көн торырбыз”, – дия-дия аларга кунакка чыгып китте. Әмма икенче көнне иртән кайтып та җиттеләр. Мин сүз башламадым, алар тиз кайтуының сәбәбен тәфсилләп тормады. Тик бик боеклар иде.
“Ике оя” балаларның балалары бик дус үстеләр. Әмма килендәшнекеләрне безгә күрсәтүче булмады. Үзе бакыйлыкка күчкәч, алар безне эзләп тапты. Бер-берсенә бик охшаган икетуганнар елашып күреште. Игезәкләрдән туган балалар шулай ук охшаш була икән... “Их, әнкәй аркасында нинди асыл туганнар белән аралашыйча яшәгәнбез бит!” – диде алар. Әмма мин бу сүзне куертырга ирек куймадым, аларны башка туганнар белән таныштырдым, картәтәй-нәнәйләре күмелгән зиратка алып бардым. Хәзер безнең нәсел тагы да калынайды.
Резида ВӘЛИТОВА.