+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 ноябрь 2020, 19:27

Хатын-кыз бәхете территориясе кайда урнашкан?

15 ноябрьдә 11 сәгатьтә «БСТ» телеканалында «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе онлайн-форматта узачак."Хатын-кыз бәхете территориясе" - республика хатын-кызларын иҗади һәм социаль өлкәдә ачу өчен берләштерүгә юнәлтелгән хәйрия проекты. Хатын-кызлар проект аша үзләре, үз сәләтләре турында белдерә, фикердәшләр таба, хезмәт хакы алу, үз гаиләсенең тормышын яхшы якка үзгәртү өчен яңа ысуллар тәкъдим итә.

15 ноябрьдә 11 сәгатьтә «БСТ» телеканалында «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе онлайн-форматта узачак.
"Хатын-кыз бәхете территориясе" - республика хатын-кызларын иҗади һәм социаль өлкәдә ачу өчен берләштерүгә юнәлтелгән хәйрия проекты. Хатын-кызлар проект аша үзләре, үз сәләтләре турында белдерә, фикердәшләр таба, хезмәт хакы алу, үз гаиләсенең тормышын яхшы якка үзгәртү өчен яңа ысуллар тәкъдим итә.


Күп кеше катнашлыгында чаралар үткәрүгә чикләүләр керткәннән соң, "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясе үткәрү форматын үзгәртә: хәзер ул - туры эфирда өч сәгатьлек телемарафон! Трансляция мәйданчыгы - «БСТ» республика телеканалы.

Ачык академия өчен традицион булган темалар – сәламәтлек һәм матурлык, балачак чоры һәм ана булу, сәнгать һәм стиль, психология һәм үсеш турында эфирда чакырылган экспертлар һәм кунаклар фикер алышачак. Дискуссияләргә федераль спикерлар - психолог Михаил Лабковский, җырчы Алсу да кушылачак.

Төбәкнең төпкел районнарында яшәүче республика халкы өчен онлайн-трансляция - ул әйдәп баручы экспертлардан, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге иҗтимагый фикер лидерларыннан заманча актуаль мәгълүмат алу, шулай ук, хатын-кызлар берләшмәсенең бер өлеше булу мөмкинлеге.

Исегезгә төшерәбез: «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык академиясе 2019 елның августыннан Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытка Стәрлетамак, Нефтекама, Дәүләкән, Ишембай, Учалы һәм Баймак, Иглин, Чишмә һәм Бәләбәйдә тугыз чара үткәрелгән. "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә 23 меңнән артык кеше булган. Хәзер тамашачылар тагын да күбрәк булачак.

“Хатын-кыз бәхете территориясе” республика проекты Русия Президенты һәм Башкортстан Башлыгының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүленгән грантлар конкурсларында җиңүчеләрнең берсе булды.

Фото: postila.ru
Читайте нас