"Хатын-кыз бәхете территориясе" ял көне иртәсен йолдызлар белән бергә үткәрергә чакыра!
БСТ телеканалын 15 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә кабызыгыз!
"Хатын-кыз бәхете территориясе" телемарафонын тамаша кылып, Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның иртәнге ашка нәрсәне өстен күрүен белергә һәм аның белән бергә тәмле ризык пешерергә, Элвин Грей җырларын тыңларга мөмкин.
"Хатын-кыз бәхете территориясе" - республика хатын-кызларының иҗади максатларын тормышка ашыру өчен берләшмә булдыруга юнәлтелгән хәйрия проекты.
Киңүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелгәннән соң, "Хатын-кыз бәхете территориясе" үткәрү форматын үзгәртә: хәзер ул туры эфирда өч сәгатьлек телемарафон! Трансляция мәйданчыгы - «БСТ» республика телеканалы.
Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова һәм республиканың Бала хокуклары буенча вәкиле Милана Скоробогатова һәр хатын-кызны борчыган бик мөһим һәм дулкынландыргыч темаларга сөйләшүгә кушылачак. Терапевт, нефролог, диетолог Регина Доктор сәламәт, матур һәм яшь булу өчен туклану серләре белән уртаклашачак. Дискуссияләргә телетапшырулар алып баручы, җырчы Алсу һәм башка чакырылган спикерлар да кушылачак.
Тапшыруда хәзерге заман хуҗабикәсе лайфхаклары, гади киңәшләр һәм башка бик күп кызыклы темалар булачак.
Сезне телевизор экраннары янында 15 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә БСТда көтеп калабыз.