Хатын-кызларны өйдә җәберләүдән курчалаучы закон кабул ителерме?
Күптән түгел “БСТ” телеканалының “Кичке телеүзәк” тапшыруында экспертлар һәм кунаклар өйдә гүзәл затларга карата көч куллану проблемасын һәм аны хәл итү юлларын тикшерделәр.
Илдә сәгать саен өйдә көч кулланудан бер хатын-кыз үлә, ә һәр 30 минут саен кемдер каты кыерсытыла. Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров сүзләренә караганда, һәр бишенче хатын-кыз өйдә көч куллануга дучар була. Бу — айсбергның өске ягы гына, дип билгеләп үтте ул. Гаиләдә көч куллану очракларына каршы депутат һәм аның хезмәттәшләре ихтимал корбаннарны яклаячак закон проектын эшли. Әмма закон зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә, ди депутат.
Сер түгел, өйдә көч куллану һәрвакыт булган. Ләкин элек “өйдән чүп чыгару” ямьсез күренеш дип саналса, безнең көннәрдә проблеманы актив яктырталар. Һәм моңа активистлар зур өлеш кертә. Шуларның берсе — Башкортстанның “КвирФемУфа” фем-хәрәкәте активисты Ева Крестовиц. Ул тиранны яңадан тәрбияләп булу-булмавы һәм, әгәр сез бер түбә астында яшисез икән, бу очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде. Күптән түгел Ева үзе кебек үк хатын-кызларны яклаучы Ольга белән “Хәтер дивары” акциясен уздырды.
— Без өйдә җәберләү — Башкортстанда гына түгел, бөтен Русия буенча хатын-кызларга зыян китерә торган озак дәвамлы проблема булуын искә төшерергә теләдек. Бу — гади кешеләргә дә, канун чыгаручыларга да кагыла. Әлеге закон проекты властьларны да, депутатларны да шушы хакта уйланырга мәҗбүр итү омтылышы булды, — диде ул.
Әйе, закон проектын карау процессы сузылган саен илдә өйдә көч куллану корбаннары саны арта бара. Күп вакыт хатын-кызлар мондый очракларда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Ә бит бу закон булмаганлыктан, күпме бала ятим калды, әниләрнең сәламәтлегенә зыян килеп, әтиләр төрмәгә утырды, күпме гаиләләр таркалды.
— Кеше хокуклары турында сөйләгәндә, еш кына, ир-егетләрнең хокуклары күздә тотыла, ә хатын-кызлар проблемасына бездә бармак аша карыйлар. Чыннан да, безнең илдә хатын-кызлар сәяси актив түгел. Алар үз хокуклары, үз гаиләләрендә хәвефсез булырга теләүләре турында сөйләшергә күнекмәгән. Гаилә — ул кечкенә сарай. Хатын-кыз кияүгә чыккан икән, бездә барысы да имин дип санала. Бездә гүзәл зат — ир хатыны. Ә бу ирнең нинди икәнлеге турында кызыксынучы юк. Бездә гаиләнең эчке эшләренә тыгылу кирәкмәгән гамәл булып санала. Билгеле, күп кенә ир-егетләр шуңардан файдалана да инде, — ди активист.
Өйдә көч куллану нәрсә соң ул? Иреңнең сине кыйнавымы? Юкса, туйның икенче көнендә үк ир-егет мондый вәхшилек кылмый бит. Димәк, көч кулланырга яратучы ир-егетләр моңа акрынлап бара. Ева билгеләвенчә, бу — комплекслы проблема, ул вак-төяк ызгышулардан башлана. Кыерсыту физик көч кенә түгел, психологик, икътисади, сексуаль булырга да мөмкин. Көчләү гадәти күренеш булган шартларда үскән хатын-кызга бу “вак-төяк”не аеруы кыен. Андый хатын-кызлар ире кыйнауда үзен гаепле санарга күнеккән. Билгеле, тормышта төрле хәлләр була. Анда хатын-кызлар да гаепле булырга мөмкин, әмма сугаргамы, сукмаскамы икәнен ир-егет хәл итә. Өйдәге көч куллану телефон аша язышуны карарга сораудан, яисә даими шалтыратып, хатынының кайда икәнлеген ачыкларга тырышудан да башланырга мөмкин. Тора-бара бу күренешләр мораль яисә физик көч куллануга барып җитүе ихтимал.
Әйе, очрашып йөргәндә яшь егет кызына карата көч куллануга юл куймый. Үзе генә түгел, аны башкалардан да саклый. Әмма бергә яши башлагач, “кулында гына күтәреп йөрткән” егетләрнең көч куллана башлавы гадәти күренеш бүген. Ева Крестовиц әйтүенчә, шулай да моңа “сәләтле” егетләрне ачыклап була.
— Билгеле булганча, кыерсытучы — кемгәдер зарар китерә алырдай яки физик көч кулланырга “сәләтле” кеше. Әгәр минем тирәдә хатын-кызлар турында начар сүз әйткән, яисә кызлар турында көлеп сөйләүче кеше пәйда булса, мин аның белән аралашмаска тырышам. Һәр хатын-кыз ир-егетнең нинди икәнлеген күреп, бу кеше аның өчен куркыныч тудыра аламы-юкмы икәнлеген хәл итә. Ягъни берәүләр үзләренә карата мыскыллы караш ташлауга да юл куймый, икенчеләр исә “кыйный, димәк ярата” дигән принцип белән яши. Әлеге сигналларны алдан күрергә өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта, хатын-кыз һәрвакытта да ярдәм кирәклеге турында белдерә алмый, чөнки тиран тарафыннан ул инде куркытылган. Ул матди яктан аңа бәйле, яисә балалары белән иренең өендә яшәргә мөмкин. “Алгы тәгәрмәч кая тәгәри, арткысы да шуннан бара”, “чиләгенә күрә капкачы”, “яхшы хатын өйдәге чүпне тышка чыгармый” кебек әйтемнәр, ә хокук сакчыларының еш кына “үтергәч килерсез” дигән сүзләре мондый тираннарның кулын чишә.
Кыерсытылган хатын-кыздан еш кына туганнары борыла, әгәр дә ул бәла турында белдерергә тырышса, җәмгыять шулай ук колакларын томаларга тырыша, аның ярдәм соравы игътибарсыз кала. Чыннан да, белгечнең сүзләрендә хаклык бар. Бездә элек-электән башка гаилә эшенә “кысылмаска” дигән фикер яши. Янәсе, алар барыбер дуслаша, ә син гаепле булып каласың. Ярдәм сораган хатын-кызның кире иренә кайтканын күреп сөенәбез әле без. Имеш, гаиләсен саклап калган. Ә ни өчен ул кире шушы кеше янына кайтырга мәҗбүр булуы турында уйланганыбыз юк. Уйлансак та, “сөйләшеп килешкәннәр икән” дигән фикердә калабыз. Ә шулай да өйдә бер көч кулланган кешене үзгәртеп буламы? Активист билгеләвенчә, һәр очрак җентекле тикшерүне таләп итә.
— Һәр очракның үз үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре бар. Әгәр кеше өчен көч куллану — нормаль күренеш икән, ул вакытта хатын-кызга катгый карар кабул итәргә кирәк. Билгеле, бу кеше үзгәрмәячәк. Син аның кул күтәрүенә түзеп яши аласың икән, бу — һәркемнең үз ихтыярында. Әгәр дә бу кыйнауларга барып җитсә, полициягә гариза язарга кирәк. Билгеле, хатын-кызга җинаятьче белән бер түбә астында яшәвен аңлау җиңел түгел. Һәм бервакыт бу кыйнаулар фаҗига белән тәмамланырга да мөмкин... Шуңа да, өйдә көчләү бар икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кризислы хәлләр буенча үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар шәһәрләрдә бар, кайберләреннән хәтта сине килеп тә алалар. Уфада, мәсәлән, “Ярославна” үзәге һәм “Гаилә” республика үзәге эшли. Шул ук вакытта, бүген районнарда да “Гаилә” үзәкләре ачылды. Мондый учреждениеләр барлыгын бик аз кеше белә. Активистлар җәмгыяте нәкъ менә проблеманы бөтен кеше ишетерлек итеп яктырту өчен төзелгән дә инде, — ди Ева. Әйе, ике яшь кеше бергә яши башлагач, авырлыклар килеп тууы гадәти күренеш. Ике гаиләдә тәрбияләнгән кешеләрнең тормышка карашлары төрле, шул ук вакытта, бала туу, торак мәсьәләсен хәл итү дә гаилә тормышының беренче елларына туры килә. Зариф Байгускаров белдерүенчә, гаиләләрдә көч куллану булмасын өчен профилактика чараларын үткәрү мотлак.
Чыннан да, бу бәлки бик күп җинаять эшләрен булдырмый калыр иде. Ләкин әтисенең әнисен даими җәберләвен күреп үскән балалар киләчәктә шушы ук хатаны кабатламас дип, беркем дә әйтә алмый. Бәлки безгә, чыннан да, мәктәпләрдә бу җәһәттән дәресләр алып барырга вакыттыр. Гаиләдә ир һәм хатынның ролен билгеләү буенча чаралар үткәрергә кирәктер. Юкса безнең һәрберебез өчен гаилә — ул безне тәрбияләгән әти-әни. Алар ничек яшәгән, мин дә шулай яшәргә тиеш, дигән төшенчәдән чыгып тормышыбызны корабыз. Ә ул әти-әни гаиләсендә бар да имин булганмы соң?