+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 ноябрь 2020, 11:53

Илсөя Бәдретдинова өеннән куа

Кемне?! Улы белән икәү генә яши дип белә идек бит әле, күңелгә ярамаган кем булыр тагын анда?

Кемне?! Улы белән икәү генә яши дип белә идек бит әле, күңелгә ярамаган кем булыр тагын анда?

«Менә сез күз алдыгызга китерегез әле. Сез өй саласыз, ди. Аны олы мәхәббәт белән бизисез, җылытасыз, яратасыз. Дуслар, туганнар, яхшы кешеләр кунакка килсен дип ишегегезне ачып куясыз һәм кемдер килеп, түренә менеп утыра да сиңа акыл сатарга тотына. "Монысын дөрес ясамагансың, үзең кеше түгел, дөрес сөйләшмисең, дөрес яшәмисең…"

Кызык, әйеме? Ә кем чакырды соң сезне? Гафу итегез, сүгенеп язасы килә. Нишләп утырасыз соң сез кеше өендә? Бу минем аккаунт! Бу мин салган өй! Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр…

Кемнәр изге күңел белән кунакка килгән, мин сезгә бик шатмын! Рәхим итегез! Түремә узыгыз», — дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Әәәә, чиратагы тәрбия сәгате генә икән... Нурлы булсын йортыгыз, якты янсын утыгыз, мөхтәрәмә Илсөя Ядегәр кызы!

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас