Яман шештән вакытсыз вафат булган җырчы сүзләреннән язылган китап дөнья күргән. Анда ул үләр алдыннан кичергән тойгыларын, улына гына әйтергә теләгән яшерен серләрен ачкан. Кайберләре - сенсация.
Танылган җырчы 2015 елда онкология авыруыннан вафат булды. Жанна үз тормышы һәм үз чире турында «Блестка» китабын язган. Бу эштә аңа сценарист Геннадий Куркин булышкан. Жанна китабында үлемечле чир белән авырган вакытта нинди уй-фикерләр кичерүе турында сөйли. Ул нәкъ менә балага узу һәм сабыен табу аның гормональ фонын үзгәрткәнлеген әйтә, шуңа күрә авыру актив фазага чыккан һәм аны эчтән "ашаган".
Жанна Фриске берәр кайчан яраткан улы аның китабын укып, аңа гомерендә бирергә өлгермәгән мәхәббәтен тойсын иде дигән теләктә кала.
Фриске үзе сөйләвенчә, бала табуга ук аның хәле нык начарланган. Иртән торып басуы, баскычтан менүе авыр булган, хәтта ятып торуы да. Ул яшәешнең акрын гына аның гәүдәсен ташлап китүен сизеп торган.
Табиблар аңа озак яшисе калмаганын һәм алар берни белән дә ярдәм итә алмавын әйтә. Ул чакта туганнары аны чит илгә иң яхшы профессорларга алып бара. Анда аңа эксперименталь дәвалау үткәрергә тәкъдим итәләр. Соңрак ачыкланганча, ул гомерен озайта гына алган, тик озакка түгел.
«Бала табуның авыруга китерү мөмкинлеген белсәм, тапмас та идем. Хәзер океан янында утырыр идем һәм Американың баеп баручы кояшын "Әй, кара әле бирегә, мин дә Йолдыз!" - дип шаяртыр идем әле..."
Эстрада йолдызы үзе китәчәк, ә башкалар монда калачагын уйлап, ачулануын, алардан көнләшүен дә яшерми. "Кем үлеп карамаган - шул аңламас", - ди ул.
ЭКО ярдәмендә балага узу хатын-кыз сәламәтлегенә зур зыя китерә алуын табиблар инде яшерми. Чынында, күктән җиргә җан иңү бер Ходай кодрәтендәдер, бәлки, аннан узып, пробиркадан тапмаскадыр баланы...
Фото: tvhack.ucoz.net