+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 ноябрь 2020, 10:15

11 яшендә гастарбайтердан бала тудырды...

Яшь әни бүген ничек яши?

Яшь әни бүген ничек яши?
Русиядә яшәүче иң яшь әниләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Валя Исаева Мәскәүдә яши. Кыз 11 яшендә таҗик гастарбайтерыннан кыз бала тудырды. Кызның йөкле булуын белгәч, шунда ук бөтен мөмкин булган органнарны эшкә җиккәннәр. Егетне гаепләп, шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм иттеләр. Әлеге хәбәр таралгач, кыз белән егет турында нәрсәләр генә сөйләмәделәр!
Шулай да яшь пар бер-берсеннән аерылмады. Киресенчә, егет, кызның яше җиткәч, аңа өйләнергә вәгъдә итте. Шулай булды да. Пар өйләнеште һәм аларның инде икенче баласы туган.
Валяның әти-әнисе юк, аңа балаларын тәрбияләшергә әбисе һәм ире булыша. Әйтергә кирәк, бу яшь гаилә үзләрен бик бәхетле саный.
Фото: moscow-sm.news.ru
Читайте нас