+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 ноябрь 2020, 09:12

“Хәерле иртә!” видео-сәламнәр рубрикасы – Туймазыда!

Матур иртәләр белән, хөрмәтле дусларыбыз! Сезгә чираттагы сәлам Туймазы районының Ярмөхәммәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Вәкилә Әхмәтҗановадан. Вәкилә Дилмөхәммәт кызы шушы авылда туып үсеп, мәктәптән соң клубка эшкә килгән һәм бүгенгә кадәр шунда эшли. Мәдәнияттә хезмәт стажы - 48 ел.

Шушы арада профессиональ белем ала, Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт техникумын тәмамлый, гаилә кора, өч балага гомер бирә Вәкилә апа. Ире Ингел Әхмәтҗановның мәдәнияттә 44 ел стажы бар. Алар шушы елларда Вәкилә апа белән иңгә-иң куеп эшлиләр. Ингел абый - оста биюче, мандолинада дәртле көйләр уйный. Кызлары Гөлназ, ике уллары да сәхнәдә үсә. Бүген Гөлназ Кандра 2нче мәктәбендә музыка укыта. Хәзер инде оныклары сәхнәдә очынып бии дә, баянда да уйный, җырлый да.
Ярмөхәммәт мәдәният йорты һәрвакыт бөтен смотрларда, конкурсларда алдынгы урыннарны гына алып килде. Авыл халкы шуның белән бик бәхетле: мәдәният учагы бик авыр елларда да сүнмәде, сүрелмәде.
Рәхим итеп тыңлагыз! Сезнең өчен Вәкилә Әхмәтҗанова чыгыш ясый. Баянда - Фәрит Җиһаншин.

Хөрмәтле дусларыбыз, сездән дә сәламнәр көтеп калабыз. Кыска гына чыгышларыгызны телефонга видеога яздырып, 8 917 426 95 56 ватсап номерына салуыгызны сорыйбыз.

Фото: myskillsconnect.com
Читайте нас