+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 ноябрь 2020, 08:50

Кызлы йорт икеләтә бәхетле!

Тәнзилә һәм Рәзил Мөлековлар балаларында үзләрендә булган иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән.

Тәнзилә һәм Рәзил Мөлековлар балаларында үзләрендә булган иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән.

Иске Шәрәй авылында яшәүче Тәнзилә Мөлековага күпләр көнләшеп карар. Тормыш иптәше Рәзил Хәмзә улы белән алар берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе акыллы, үзләре үрнәгендә уңган өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре дә күпбалалы гаиләләрдән булгач, тырышлык, эшсөярлек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар аларга кечкенәдән салынган. Нәкъ шул сыйфатлары һәм авылның киләчәген кайгыртып, аның тормышында кайнап яшәгәне өчен авылдашлары да бу гаиләне хөрмәт итә.

Гаиләдә иң кадерле кеше — әни, әлбәттә. Әниләрдәге кебек мәрхәмәт­лелекне, үзен-үзе аямыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне тагы кемдә күрә алабыз?! Шундый күркәм ана — Тән­зилә апа хакында язасым килә.
Тумышы белән ул күрше Иске Акташ авылыннан. 11 балалы Зыяда һәм Габделхәй Галиуллиннарның алтынчы сабые булып дөньяга аваз сала. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннары Иске Шәрәй урта мәк­тәбендә сигезенче сыйныфны тәмам­лый һәм Уфага юллана. Биредә ул 62нче кондитер училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын башкаланың кондитер фабрикасында башлый. 1992 елда авылдашына кияүгә чыга. Кызганычка каршы, бәхетле гаилә тормышы дәвамлы булмый – Дамир фаҗигале рәвештә фани дөньядан китеп бара. Өч айлык кызы Әлфинә белән торып кала Тәнзилә. Ләкин ул язмыш сынауларына бирешми. Язмыш ике ялгыз яшь йөрәккә мәрхәмәтле була – көннәрдән бер көнне Тәнзилә белән Рәзилне очраштырып кавыштыра. Шулай итеп, ул Иске Шәрәй авылына — Фәния һәм Хәмзә Мөлековларның йортына килен булып төшә. Тормышларына ямь биреп, бәхет өстәп тагын ике кызлары – Алина һәм Розалина туа. Гаилә тормышы үз агымы белән бара. Тәнзилә Габделхәй кызы биредәге колхозга хезмәтне саклау буенча белгеч булып эшкә урнаша, күпмедер вакыт келәт мөдире булып та хезмәт салырга туры килә. Ләкин авыл мәдәният йортына җитәкчелек итү чоры – тормышындагы иң чагу вакытларның берсе булгандыр. Ул вакытта авылда мәдәни тормыш­ның гөрләп торуында Тәнзилә Мөле­кованың өлеше зур булды. Җыр-моңга әвәслегеннән тыш, сүзгә оста, Ходай тарафыннан оештыру сәләте дә бирелгән аңа.
Кызганычка каршы, клуб ябылгач, ул эшсез кала, ләкин җәмәгать эш­ләреннән беркайчан да бушаганы юк. Бүген дә сайлау, авыл җыены, мәдәни чаралармы – берсе дә аның катнашлыгыннан башка узмый. Ә җыр-моңга сәләте, үзе әйтүенчә, әтисеннән килә. Апа-абыйлары, туганнары – барысы да җыр-биюгә оста. Бу сәләт кызларына да күчкән. Әлфинә, Алина, Розалина кечкенәдән әти-әниләренә ияреп, урындагы гына түгел, күрше авылларда узган мәдәни чараларда да актив катнашалар иде.
Хәзер инде өлкән кызлары үз тормышлары белән яши. Җиденче сыйныфта укучы Розалина әти-әнисен уңышлары белән сөендереп тора – уку алдынгысы, олимпиада, конкурсларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Биергә ярата, киләчәктә шул юнәлеш буенча укуын дәвам итәргә ниятли кыз.
Мөлековларның гаилә корып, иңгә-иң терәп яши башлауларына да чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Каенана-каенатасы белән бер түбә астында тату гомер кичерделәр. Ике ел элек өлкән кызлары Лилиана исемле онык бүләк итте бәхетле нәнәй белән картәтигә. Хәзер дөньялары аның тирәли кайный — кызчыкны тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Ә бу — үзе зур бәхет бит. Менә Тәнзилә апа да кызларын кочагына алып:
— Мин — бәхетле. Балаларыма, тормыш иптәшемә кирәкле булуымны тоеп яшәвем белән бәхетлемен, — ди.
Алдагы тормышы да тик бәхетле мизгелләрдән генә торсын иде.

Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.


Читайте нас