Республика Башлыгы Радий Хәбиров Әниләрне бәйрәм белән котлый. Анда болай диелә: "Кадерле, гүзәл әниләр!
Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Бүген без барлык әниләргә дә ата-ана мәхәббәте, зирәклеге һәм кайгыртуы, яхшы үгет-насыйхәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Гаиләләрегез, туганнарыгыз, якыннарыгыз һәм республикабыз өчен башкарган барлык эшләрегезне бик югары бәялибез.
Башкортстанда элек-электән гаилә традицияләре югары бәяләнде, ә балалары һәм оныклары булган зур гаилә Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатыйхасы буларак кабул ителде. Бүген безнең республикада 46 мең күпбалалы гаилә яши, шул ук вакытта без – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлар.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган, тәрбиягә алынган балаларны яратып тәрбияләүче, лаеклы уллар – Ватанны батыр яклаучыларны үстергән әниләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә күбрәк вакытын өйдә үткәрергә мәҗбүр булган кадерле хатын-кызлар - ветераннарыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без аларга үз ягыбыздан сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек сакларга ярдәм итәбез.
Безнең төбәк искиткеч хатын-кызлар - педагоглар, галимнәр, табиблар, сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, үзләренең намуслы хезмәте белән тормышыбызны яхшырак итүче гүзәл затлар белән данлыклы. Шулай да беренче чиратта, сез – әниләр. Көндәлек хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Без аналарны һәм балаларны яклау буенча дәүләт сәясәтен максатчан рәвештә дәвам итәчәкбез. Бүген Башкортстанда балалы гаиләләр 30дан артык пособие һәм социаль ярдәм чарасы ала. Хатын-кызлар башлангычларын гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, демографик үсеш өчен яңа стимуллар булдырыла.
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр, дәваханәләр һәм поликлиникалар, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре һәм мәдәният йортлары төзү, паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча мөһим бурычларны хәл итүне аерым контрольдә тотабыз. Без бергә әниләр һәм балалар өчен уңайлы мохит тудырабыз, бөтен Башкортстан - хатын-кызлар, әни бәхете территориясе булсын өчен эшлибез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаиләләрегездә үзара аңлашу телим! Бәйрәм белән, кадерле әниләр!".
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан