+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 ноябрь 2020, 12:02

Әниләр – иң изге кешеләр!

Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шулай яза: “Тормышыбызда иң изге кеше ул - Әни! Сезнең мәхәббәт, һичшиксез, вакытка һәм вакыйгаларга буйсынмый.

Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шулай яза: “Тормышыбызда иң изге кеше ул - Әни! Сезнең мәхәббәт, һичшиксез, вакытка һәм вакыйгаларга буйсынмый.

Сез, фәрештәләр шикелле, балаларыгызны гомер буена сагалап, аларга ярдәм итеп барасыз. Исән булганда һәм булмаганда да. Һәм без, сезнең балаларыгыз, моны һәрвакыт тоябыз.

Бүген - Әниләр көнендә барлык әниләргә дә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ә без республикада һәрвакыт ана булуга һәм әниләрне яклауга, хатын-кызларның сәламәтлеген саклауга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирәчәкбез. Һәр кешенең тормышы ана кулыннан башлана, шуңа күрә Хөкүмәт әгъзаларының да көне Сезнең һәм барлык гражданнарыбызның уңайлылыгын һәм иминлеген булдыруга юнәлтелгән эшләрдән башлансын!
Бәйрәм белән, кадерле әниләр, без сезне бик яратабыз!
Барыгызга да сәламәтлек телим!”

Фото: Андрей Назаровның Фейсбук челтәрендәге сәхифәсеннән
Читайте нас