400 кунак чакырып, туй гөрләтергә уйлый үзе...- Туй булачак, Аллаһ боерса, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесе Алинә Айдаровага. - Апрельдән соң үткәрербез дип уйлыйм. Инде әкренләп әзерләнә дә башладык. 400дән артык кунак җыела. Әле пандемия булгач, күп кеше җыю да куркыта. Мин беренче тапкыр кияүгә чыгам, шуңа күрә туйсыз булмый инде. Соңгысы да булсын, амин. «Бәлки, кирәкмәс?» — дигәч, Вилдан: «Юк, туйсыз булмый, мин әйбәт туй уздырырга тиеш», — диде. Без барыбыз да матур күлмәк киеп, кияүгә чыгарга хыялланабыз бит.Туй шәп тамаша инде ул, яңа гаилә корыла, нәсел калыная... Тик менә Гөлназыбыз әни булырга җыенмый икән әле."Минемчә, әни булу — ул зур җаваплылык. Аңа әзер булырга кирәк. Ә мин әле уйнап-көлеп кенә йөрим. Вилдан: «Кыз гына тапма, аның өчен йөрәгем өзеләчәк», — ди. Хәзер бит кызларның да төрлесе була. Аларны җаныңны биреп, назлап-иркәләп үстерәсең, ә аннан соң берәр нәрсә булырга мөмкин… Вилдан сүзләренчә, аның йөрәге моңа түзмәс иде. Кем белә бит…"Бу сүзләре бераз аптырашта калдыра, әлбәттә. Икенче яктан карасаң, 22 яшьтә ни генә килмәс башка! Күкләрнең үз канцеляриясе бар ул, анда кемгә, кайчан, күпме - барысы да алдан язылган.Фото: "ВКонтакте"