Уфа кызы, Эквадорга барып, егетнең чын-чынлап башын әйләндергән.
34 яшьлек Әлфия Баталова - белеме буенча икътисадчы, әмма саннар, хисаплар, докладлар иҗади кызны беркайчан да җәлеп итмәгән, шуңа күрә инде 10 ел Уфада испан теле укыта, ә соңгы 3 елда урыс телен чит ил кешеләренә үзләштерергә ярдәм итә.
- Үзем испан телен өйрәнә башлагач, Уфада мин Латин Америкасы егетләре белән таныштым. Без бергәләп кичәләргә йөрдек, биедек, алар миңа диңгез ярлары, дәртле биюләр, гадәттән тыш милли колорит турында күп сөйләде. Шуңа күрә мин әлеге мавыктыргыч мәдәният белән якыннанрак танышырга, бер уңайдан испан теле буенча тәҗрибә тупларга булдым, - дип искә ала Әлфия.
Эквадорга күчкәч, кыз дәртле биюләр белән шөгыльләнә башлый. Ә берникадәр вакыттан аның һәм укытучысы Кевин арасында җылы хисләр барлыкка килә. Ә бер елдан алар әти-әни булачакларын да белә.
- Әти-әнием минем Эквадор турында хисләнеп сөйләвемне күргәч тә мондый яңалыкка әзер иде инде. Ә Кевинның әнисе мине күрү белән бер-беребезгә пар килүебезне әйтте.
Баланы Уфада тудырасым килде. Шуңа да кире кайттым. Бераздан Кевин да күченеп килде, - ди хатын.
Тик Кевинга биредәге салкыннарга һәм безнең аш-суга ияләшү җиңел булмаган. Урыс телендә дә берничә генә сүз белгән ул. Шулай да акрынлап телне өйрәнеп, бүген инде Уфада күпләрне биергә өйрәтә. БДПУга укырга кергән ул.
"Кызыбыз азрак үскәч, Эквадорга кайтып, аны барлык туганнары белән таныштырачакбыз", - ди хатын.