Ир хатыны белән әрләшкән булган.
Италиянең Комо шәһәрендә яшәүче ир хатыны белән ачуланышкан һәм, тынычланырга тырышып, 450 километр араны атлап узган.
48 яшьлек ир хатыны белән ызгышкан һәм йөрергә чыккан. Ул Болонья шәһәренә таба китә һәм бер атнадан соң диңгез буендагы Фано шәһәренә барып чыга. Анда аны урындагы полиция тоткарлаган.
Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, ирне алар төнге сәгать 2дә тоткарлаган, чөнки ул шәһәрдә кертелгән комендант сәгатен бозган. Аңа 400 евро штраф (якынча 36 мең сум) билгеләгәннәр.
Сорау алган вакытта ир өйдән ничек шулай ерак киткәнен сизмәгәнлеген аңлаткан. Аның сүзләренә караганда, аны юлда таныш булмаган кешеләр ашаткан.
Тиздән полицейскийлар аның хатыны иренең югалуы турында гариза язганлыгын да ачыклаган.