Белгечләр статистика мәгълүматларын әйткән.
Росстат ил төбәкләрендә туучылар турында чагыштырмача мәгълүматлар бастырды.
Октябрь аенда Башкортстанда туучылар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8 процентка кимегән. Атап әйткәндә, 3474 бала дөньяга килгән, бу узган елның октябрендә булганнан 293 кешегә кимрәк.
Гомумән алганда, 2020 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 34 408 бала туган, бу күрсәткеч былтыргыдан 1 013 кешегә кимрәк.
Белгечләр ил буенча тууымның соңгы ун айда 7,6 процентка кимүен билгели.