Әмма язмыш аларга мәрхәмәтен күрсәтергә булды. Борай районының Бостанай авылында яшәүче күпбалалы Закировлар гаиләсе Яңа елдан яңача яшәячәк.
Моннан 8 ел элек Гөлназ ике баласы белән тол калган, ә моңа кадәр Әбҗәлилдә яшәгән Ринат 4 баласы белән туган авылына кайтып төпләнгән. Аның хәләле яман чиргә тарыган һәм шуннан соң ире тәрбиясендә бераз гына яшәп калган. Дүрт баласын калдырып бакыйлыкка күчкән япь-яшь хатын газизләренә бәхет теләгән, күрәсең.
Ринат балалары белән туган авылына кайткан, дистә еллап хуҗасыз торган зурәтисе йортын ремотлап, уңайлыклар тудыра башлаган: идән-түшәмне яңартып, евротәрәзәләр куеп, җылыту системасы, канализация, җылы һәм салкын су үткәрелгән. "Бәхеткә, үзенең кулы эшкә килешеп тора", - диләр аның турында.
- Аллаһ кушуы буенча, татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" район бүлекчәсе, мөслим-мөслимәләр җәмгыятьләре кулдан килгәнчә аларга ярдәм оештырдык, - ди бу төбәктә яшәүче шагыйрә Рәфыйга Усманова. - Шул арада (июньдә кайтканнар иде) Корбан бәйрәме алдыннан үзенең нәсел тамырларын безнең авылдан эзләп белешкән Гөлназны Ринат белән таныштырып, озакка сузмыйча үз теләкләре белән никах укылды, загска керделәр. Шөкер, Аллаһ юлларын ачып торды: балаларны район үзәгендәге иң яхшы, иң уңайлы бакчага һәм мәктәпләргә урнаштыра алдык. Ярдәм кулы сузулары өчен аларның җитәкчеләренә, район Хатын-кызлар советына чиксез рәхмәтлебез!
Гөлназны - әни буларак, Ринатны әти буларак бик тиз үз итте балалар, үзара да бик татулар. Авырлыклар юк түгел, билгеле. Алда да булмас дип әйтеп булмый. Әмма гаилә бу авырлыкларны җиңеп чыгар дигән ышаныч бар. Чөнки гаилә башлыклары икесе дә тырыш һәм чырышлар. Гөлназ - мөселманча яшәү рәвешен сайлаган ханым,
чисталык-пөхтәлек сөя, балаларны, бигрәк тә 4 кызын да шул тәртипкә, ата-анага булышырга, кул арасына
керергә өйрәтә, табыннан тәмле ашлары өзелми, бик кунакчыллар. Бирнәсе дә бик бай иде киленнең: Ринатка сарык, тавыклар, йорт куяннары, 55 баш каз көтүе, бакчасындагы яшелчә, җиләк-җимеш, мал азыклары һ.б. белән килеп кушылды. Әкренләп тормыш-көнкүреш техникасы алына. Гөлназ тырышлыгы белән Ринатның мәрхүм хатыны рухына Коръән ашы уздырылды.
Яңа ел алдыннан әти кеше Уфа шәһәрендәге "Сәхибҗамал", "Рәйхан" татар хатын-кызлары оешмалары, шулай ук Аллаһ рәхмәте төшкер башка мәрхәмәт ияләреннән бүләкләр: һәр балага урын-җир әйберләре һәм башка кирәк-яраклар алып кайтып шатландырды. Гаиләнең куанычының чиге юк. Ярдәм кулы сузучыларга барыбыз да рәхмәтле!
Фото: Рәфыйга Усманова.