Стәрлетамак шәһәре янындагы юлда аянычлы вакыйга булган.
Томан һәм каршы як полосага чыгу Уфа - Ырынбур трассасында Стәрлетамак янында үлем һәлакәте китереп чыгара. Бүген иртән әлеге юлның 150нче чакрымында "Лада Веста" һәм "Hyundai Creta" бәрелешкәннәр. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында томан булган.
Чит ил машинасы руле артында Салаватта яшәүче 46 яшьлек хатын була, ә икенче автомобиль белән 55 яшьлек ир идарә итә. Бу сәфәр ирнең гомерендә соңгысы булып чыга: зыян күргән машина йөртүче ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлә.
"Хәзер вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Тулырак мәгълүматлар ачыклана", - дип хәбәр иттеләр республика ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Фото: "Башинформ"