-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 декабрь 2020, 13:05

Бәхет өчен күп кирәкми

Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган Шәйхисламовлар моның серен бик гади итеп аңлата.

Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган Шәйхисламовлар моның серен бик гади итеп аңлата.
Җәмгыятьтә “гаилә” төшенчәсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Тормыш үзгәреп, нинди генә шартларда яшәсәк тә, кешегә гаилә кирәк. Сүз балалар турында гына түгел. Өлкән яшьтә булсак та, үзебезне аңлаган, хөрмәт иткән һәм кадерләгән кешеләргә мохтаҗбыз.
Яшь гаиләләргә төрлечә ярдәм күрсәтү, ата-ана статусын күтәрү, озак еллар бергә яшәгән парларны төрлечә хөрмәтләү – болар барысы да гаиләләрнең нык булуына зур өлеш кертә.
“Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсы инде бишенче тапкыр үткәрелә. Конкурсны оештыручы Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондыннан билгеләүләренчә, әлеге конкурс үзенә елдан-ел күбрәк гаиләләрне җәлеп итә. Чара җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен һәм ата-ана җаваплылыгын үстерүне күз уңында тота. Быел конкурсның кайбер чаралары пандемия аркасында онлайн-форматта үткән. Җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнгән. Алар: “Гаилә — традицияләрне саклаучы”, “Күпбалалы гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Яшь гаилә” һәм “Алтын гаилә”. Һәр номинация буенча берничә гаилә җиңүче итеп табылган. Ә барлыгы бу конкурста 3 меңгә якын гаилә катнашкан.
Җиңүчеләр арасында Башкортстанда яшәүче гаилә дә бар. Нуриман районында яшәүче Шәйхисламовлар “Алтын гаилә” номинациясендә җиңү яулаган. Бүген гаилә дүрт буын вәкилләрен берләштерә. Күптән түгел үткән Әниләр көне уңаеннан да Рәйсә апа өч данә чәчәкләр гөлләмәсе алган. Беренчесе – балаларыннан, икенчесе — оныкларыннан һәм өченчесе — аларның балаларыннан. Ә кайчандыр Рәйсә апа гаиләдәге бердәнбер хатын-кыз булган. Рәйсә апа белән Шәйдулла абый өч ул тәрбияләп үстергән.
— Безнең өйдә хатын-кыз яисә ир-егет эше дигән төшенчә юк иде. Беребез өйне җыештыра, икенчебез идән юа, өченчебез ашарга пешерә. Әти-әни бик таләпчән булды. Әмма алар һәрвакыт безгә гадел булды, — ди уллары Ринат.
Рәйсә апа билгеләвенчә, ул кияүгә чыкканда Шәйдулла абыйны яхшылап белмәгән дә. Ике тапкыр гына күрешкәннәр дә егет кызның кулын сорарга килгән.
— Шәйдулла гомер буе авыл хуҗалыгы техникасы остаханәсендә эшләде, ә мин участок дәваханәсендә көч салдым. Өчәр тәүлек тоташ эшләгән чаклар булды. Бу вакытта хуҗалыкны малайларга карарга туры килде. Әмма аларга һәрвакыт ышана идек, алар җаваплылыкка, җиренә җиткереп эшләргә өйрәнде, — ди ул.
Шәйхисламовлар “Гаилә елы-2020” республика конкурсында җиңү яулаганнан соң, Русиянең иң яхшы 13 гаиләсе исемлегенә кергән. “Алтын гаилә” номинациясендә 50 елдан күбрәк бергә яшәгән гаиләләр катнаша. Рәйсә Сафа кызы тормыш иптәше белән 65 ел яшәгән. Кызганычка каршы, узган җәй гаилә башлыгы 92 яшендә вафат булган.
— Яхшы кеше иде. Балаларны да чын ирләр итеп тәрбияләде, миңа да һәрвакыт таяныч булды, — ди Рәйсә апа.
Бүген ул балаларының туган нигезенең утын сүндерми, ялгызы яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, өйдәге барлык эшне үзе башкара. Балалары янына еш кайта.
— Әти белән әни безгә һәрвакыт үрнәк булды. Инде үзебез гаилә корып, оныкларны тәрбияләшсәк тә, аларның үгет-нәсыйхәтләре һаман истән чыкмый. Әни төшенкелеккә бирелергә яратмый. Ул һәрвакыт күтәренке кәефтә, тормышның матурлыгын күрә белде. Әле дә шундый позитив булуы безне сокландыра. Тагын озак еллар безгә шулай яшәү дәрте биреп яшәсен иде, — диләр Рәйсә апаның балалары.
“Ел гаиләсе” конкурсы илнең төрле почмакларында яшәүче гаиләләрне берләштерә. Мәсәлән, “Гаилә — традицияләрне саклаучы” номинациясендә биючеләр, табиблар, укытучылар һәм хәтта болан асраучы гаиләләр катнашкан. Мәсәлән, Магадан өлкәсеннән болан караучылар Явьек һәм Айвалан гаиләсе: Эвенск бистәсенең этномәдәни үзәгендә ир белән хатын тире эшкәртү, тиредән киемнәр тегү буенча мастер-класслар үткәрә, яшьләрне маут (аркан) ыргыту һәм нарт ясау техникасына өйрәтә. Белгород өлкәсеннән алты ул тәрбияләүче Мартынов-Ступаковлар гаиләсе “Күпбалалылык турында” блогын алып бара. Төмән өлкәсендә яшәүче яшь Чаюн гаиләсе 7 буын шәҗәрәсен төзегән. Томск өлкәсеннән Юрьевлар гаиләсе – 70 ел бергә яши. Алар икесе дә — Бөек Ватан сугышы ветераннары. Ә Башкортстанда яшәүче Шәйхисламовлар гомер буе авылны үстерүгә көч салган.
Балаларга ярдәм итү фонды идарәсе рәисе, “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсының оештыру комитеты рәисе урынбасары Марина Гордеева төбәкләрнең конкурска җитди игътибар бирүен ассызыклады. “Үзләре үрнәгендә, тәҗрибәсендә, гаиләләренең уңышларын күрсәтеп, алар җәмгыятьтә төп кыйммәтләр – ныклы гаилә, уңышлы әти-әни һәм бәхетле балачак төшенчәләрен ныгыта”, — диде ул.
Чыннан да, кеше җәмгыятьтә нинди генә абруй яуласа да, эшендә нинди генә вазыйфа биләсә дә, гаиләсенә кайта. Монда һәрвакыт үзең булып калырга мөмкин, сине ничек бар, шулай кабул итәләр, андагы һәр кеше сиңа якын һәм алар сине ярата. Тулы гаиләләрдә үскән балалар киләчәктә үз юлын тизрәк таба, аларга өлкәннәр дөньясына керү җиңел. Шуңа да гаиләләрне үстерүгә, аларның иминлеген саклауга игътибар кимемәячәк. Мондый чаралар гаилә әгъзаларын тагын да берләштерә.
Гөлия МӨГАЛЛИМОва.
Читайте нас: