+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 декабрь 2020, 17:20

"Иремнең сөяркәсе аны кире миңа кайтарырга тели..."

Чыгып киткән ирне кертергәме?

Чыгып киткән ирне кертергәме?

Социаль челтәрләр күзгә-күз карап сөйләшүне юкка чыгарды, дисәк тә, үзара аралашу, киресенчә, артты кебек. Һәрхәлдә, без бүген таныш булмаган кешеләр белән дә языша алабыз, серләребезне сөйлибез, киңәшләр сорыйбыз. Чираттагы шундый бер хатта яшь хатын дусларыннан киңәш сораган.

"Ирем белән 12 ел яшибез. Ике улыбыз бар. Без бик иртә өйләнештек, бәлки, шуңа да иремнең ят хатын-кызларга игътибар итүен сизә идем. Шулай да аның хыянәт итүен бер тапкыр да сизмәдем. Ә башкалар белән кызыксынуын ул "минем бит синнән башка хатын-кыз күргәнем дә юк" дип аңлата иде.

Шулай да шикләнүләрем бушка булмаган. Бер көнне ирем әйберләрен җыеп, сөяркәсенә чыгып китте. Кемгә дисезме? Элекке күрше хатынына. Безнең фатир ул хатынныкыннан бер катка гына өстә урнашкан иде. Бик якын ахирәтләр булмасак та, күрешкәндә сөйләшеп йөри идек. Ул ялгызы улын тәрбияли иде. Күрәсең, аннан күченеп киткәнче үк ирем белән бәйләнештә булган.

Ирем әйберләрен җыя башлагач, туктатмадым. Ә кемгә китүен әйткәч, күңелемдә аеруча нәфрәт хисе көчәйде. Беренче көннәр ансыз аеруча авыр булды. Ярый балалар бар әле, алар белән вакытым үтте. Шулай берничә ай узып китте. Инде яңача яшәргә өйрәндем генә дигәндә элекке күршем Лена шалтыратты. " Зинһар, Русланны кирегә ал. Арыдым. Артыннан җыештыра белми, көн саен эчә. Хәзер еш кына исерек килеш синең турында сөйли. Мин ялгызым бигрәк тыныч яшәгәнмен икән", - ди.

Иремнең балалар белән аралашуына каршы түгел идем. Беренче атналарда сирәк килсә, хәзер инде ничек тә алар янына килергә сәбәп эзли ул. Аннары аш-су бүлмәсенә кереп, мин пешергән өчпочмакларны мактый... Нишлим икән? Кире кертергәме, кертмәскәме?", - дигән ул.

Комментарийлар да икегә бүленгән. Берәүләр балаларны әтисез калдырмаска өндәсә, икенчеләр хатынга горурлыгын югалтмаска кушкан. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: