0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 декабрь 2020, 14:55

Төркиядән авырга калып кайткан...

Тик мондый бәхетне биш ел көткән ир белән хатын хәзер аерылыша.

Тик мондый бәхетне биш ел көткән ир белән хатын хәзер аерылыша.

Бу хакта “Самара” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Сызраньда яшәүче 33 яшьлек Ирина ике атнага Төркиягә киткән. Ире аның белән бара алмаган, чөнки эштән җибәрмәгәннәр. Ял азагында хатын, үз организмында барган үзгәрешләрне сизеп, тест ясаган. Һәм... менә ул бәхет! Биш ел буена сабый турында хыялланган хатын нәкъ Төркиядә 5 атналык көмәне барлыгын ачыклаган.

"Без бу вакыйганы биш ел көттек! Мин бу хакта тизрәк иремә телефон аша сөйләдем, әмма аның реакциясе мине шаккатырды", – дип сөйләгән ханым журналистларга.

Ир, шатланыр урынга, хатынын хыянәттә гаепләргә тотынган. Шундый сүзләрдән соң Иринаның аяк астына җир убылгандай булган. Нәтиҗәдә, ул чит илдән туп-туры әти-әнисе янына кайткан.

"Иремнең сүзләре мине шулкадәр мәсхәрәләде, мин аны күралмыйм! Ул үзе гафу үтенә башлады инде. Әмма мин аның әйткән сүзләрен гафу итә алмыйм", - дигән булачак ана.

Фото:prian.ru
Читайте нас в