"Ул йөкле әниемне ташлап киткән булган".
Социаль челтәрләрдә шәхси тормыш белән уртаклашу беркемне дә гаҗәпләндерми бүген. Чираттагы шундый хатта бер хатын ярдәм сорый.
"Әнием авырга калгач, әти аны ташлаган. Ярый әле картәнием белән картәтием бу вакытта әни янында булган. Алар аны чит өлкәгә эшкә киткән җиреннән алып кайткан, мине дә яратып кабул иткәннәр. Миңа 4 яшь чакта әни башка кешегә кияүгә чыккан. Әнидән ул 12 яшькә өлкән иде. Бәлки, шуңа да әни миңа беркайчан да аңа "әти" дип дәшәргә кушмады.
Ничек кенә булмасын, алар әни белән миңа яхшы тәрбия һәм белем бирделәр. Инде үсеп җиткәч, үз әтиемне эзли башладым. Күңелемнән ул мине көтә кебек тоела иде.
Таптым... Ул - иҗат кешесе, бәлки, шуңа да авыр холыклыдыр. Беренчегә күрешкәндә ул миңа шат кебек иде, әмма әнинең ни өчен йөклелекне өзмәве турында миннән сорады. Хәзер инде без бик сирәк очрашабыз, аның хатыны да безнең аралашуга каршы. Әмма мин әтиемне яратам. Аның белән арытаба аралашып яшисем килә. Ә ул миңа битарафлык күрсәткән кебек", - ди язма авторы.
Инде үзе әни яшендә булган хатынның әтисенә шулай "бәйләнүе" дөресме икән? Сез ничек уйлыйсыз?