Ирләрнең берсенә җинаять эше кузгатылган.
Белорет районының 36 яшьлек кешесен сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаеплиләр. Ир-егет дустын кадак суыргыч белән кыйнаган.
Гаепләнүче егет үзенең иптәше белән рөхсәтсез аның буш торган йортын алган өчен ачуланышкан. Конфликт вакытында ирләр физик көч куллануга күчә һәм өй хуҗасы дустын кадак суыргыч белән кыйный.
Зыян күрүчегә табиблар ярдәме кирәк булган, әмма судта ул иптәшен каты җәзаламауны сораган. Алар дуслашкан. Әмма суд барыбер ир-атны гаепле дип таныган һәм сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткән.