+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 декабрь 2020, 22:00

Хәбировлар ялларын ничек үткәрә?

Каринэ Хәбирова үзенең Инстаграммында якшәмбе кичен ничек үткәрүе турында сөйләде.

Каринэ Хәбирова үзенең Инстаграммында якшәмбе кичен ничек үткәрүе турында сөйләде.

Алар Радий Хәбиров белән пилмән ясыйлар икән. Башкортстан Башлыгының хатыны "Барыгызга да яхшы гаилә яллары" дип язган.

Сүз уңаенда, элегрәк «Хатын-кыз бәхете территориясе» проекты авторы Каринэ Хәбирова БСТ эфирында, безнең гаиләдә пилмән - иң яраткан ризыкларның берсе, шуңа күрә без еш кына ирем белән шуны әзерлибез, дип сөйләгән иде.

- Камыр җәю белән ир-егет шөгыльләнсә яхшырак. Безнең өйдә моның белән һәрвакыт ирем шөгыльләнә. Ә минем бурыч — фарш әзерләү һәм ясарга ярдәм итү. Пилмәнне, гадәттә, без бөтен гаиләбез белән ясыйбыз. Безнең гаиләдә пешергән вакытта камыр ертылмасын һәм фаршның бөтен суты эчтә калсын өчен бик юка камырны яратмыйлар, - дип уртаклашкан иде ул вакытта Каринэ Хәбирова үзенең "фирма" пилмәннәре сере белән.

Фото: кп.ру
Читайте нас: