-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 декабрь 2020, 22:45

"Хатыным мине мыскыл итте..."

19 мартта Октябрьскийдагы паркта узып баручылар хатын-кыз гәүдәсен тапкан иде.

9 мартта Октябрьскийдагы паркта узып баручылар хатын-кыз гәүдәсен тапкан иде.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче ир алдагы 12 елын төрмәдә үткәрәчәк. Мондый җәза аңа хатынын үтергәне өчен бирелде.
19 мартта әлеге шәһәрдә яшәүчеләр паркта канга баткан хатын-кыз гәүдәсе таба. Соңрак белгечләр аның тәнендә бик күп пычак яралары таба. Җинаятьчене озак эзләргә туры килми. Хатынны элекке ире үтергән.
Ир белән хатын аерылышкан булган. Гаиләдә туган ике бала әниләре белән яшәгән. Ир гаиләсеннән аерылуны кичерә алмаган һәм бу көнне дә хатыны белән сөйләшергә теләгән.
Паркта алар арасында янә конфликт чыга. Хатын балалары белән башка шәһәргә күчәргә теләвен, анда кияүгә чыгып, өченче бала тудырачагын әйткән. Һәм иң мөһиме - аның икенче ире беренчесе кебек тотлыкмаячак!
Үзенә киная белән әйтелгән бу сүзләргә ир бик нык гарьләнгән һәм хатынына пычак белән ташланган...
Фото: informator.ua
Читайте нас: