Бичара ирне тешләгән, йөзенә төкергән. Их! Монысын әйтергәме икән инде...
Коронавирус йоктырган хатын ирен җәрәхәтли, чөнки ул аңардан котылырга тели, дигән карарга килә. Ярсыган хатын иренең йөзенә төкерә башлый.
Мостафа исемле бу инсанның хатыны табиб булып эшләгән. Дәваханәдә хатын коронавирус йоктырган һәм аңа өйдә дәваланырга туры килгән. Ир аны караган, шул ук вакытта аның COVID-19 тесты тискәре булган. Бер көнне Мостафага аның авыру апасы шалтырата. Шул чакта көнләшеп, хатыны иренә ташлана.
Төркиядә яшәүче бу ханым иренең йөзенә төкерә башлаган. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, хатын аны берничә тапкыр тешләгән һәм кулын авызына тыгарга омтылган.
Нәтиҗәдә, Мостафа прокуратурага мөрәҗәгать итә. Ир моңа кадәр дә хатынынан берничә тапкыр кыйналуын сөйләп бирә.
"Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бу илдә көчләү корбаннары булырга мөмкин. Мин чигенергә җыенмыйм", - дип йомгак ясый Мостафа.
Фото: © Depositphotos