-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 декабрь 2020, 11:35

Иҗади гаиләләр – ил бизәге

Алар туган телен дә, гореф-гадәтләрне дә кадерләп саклый.

Алар туган телен дә, гореф-гадәтләрне дә кадерләп саклый.

Мәдәният бүлеге оештырган “Үрнәкле башкорт гаиләсе” онлайн-конкурсы агымдагы елда район дәрәҗәсендә үткәрелгән күмәк чаралар арасында милли тирәнлеге, халыклар дуслыгы тематикасы белән иң уңышлылардан саналырга хаклы. Моны милли бәйрәм җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы да раслады.


Республика конкурсының муниципаль этабы “Етегән” башкорт бәйрәме кысаларында узды, оештыручылар билгеләвенчә, бәйге балаларда милли рух тәрбияләп, әхлак-әдәпне өстен куйган, милли йолаларны үстергән, башкорт мәдәниятен югары дәрәҗәгә күтәргән иманлы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә.
Чара башлану белән сәхнәгә Яңа Кыпчак авылында яшәүче Сәмигуллиннар күтәрелде – алар “Оста гаилә” номинациясендә җиңүче булып танылды. Гаилә башлыгы Сабит Салават улы элек биредәге Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге колхозның булдыклы һәм мактаулы механизаторы була, тормыш иптәше Зәлия Марат кызы почтада эшли. Колхоз таралгач, гаилә фермер хуҗалыгы оештыра, аның җире, җиткелекле күләмдә техникасы бар. Күпләп мал-туар асрыйлар, кош-корт тоталар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.
Гомумән, бу тырыш, эшчән гаиләгә сокланмау мөмкин түгел. Зәлия ханым башкорт халкының кәсепләрен дәвам итеп, палас суга, бәйләмгә дә, күкрәкчәләр ясарга да әвәс. Тырыш хуҗабикә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Сәмигуллиннар бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына куанып яшиләр.
Район дәрәҗәсендә үткән кичәдә Яңа Сәпәш авылыннан Котлызамановлар исеменә дә бихисап мактау сүзләре яңгырады. Алар “Гаилә кыйммәтләре” номинация­сендә билгеләп үтелде. Атап әйткәндә, Әхнәф Әхәт улы – авыл хуҗалыгының төрле тармакларында намуслы эшләп, Русиянең һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыклары бүләкләренә лаек булган хезмәт ветераны, милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры, сабантуйларда, спорт ярышларында бил бирмәс батыр. Хуҗабикә Наилә Галимҗан кызы — өч дистә елдан артык гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән хөрмәтле педагог. Котлызамановлар 38 ел буена бергә тату гомер итә, баһадирдай өч ул тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныгына хәстәрлекле картәти һәм картәни дә алар. Шунысы куанычлы, Котлызамановларның нәсел дәвамчылары да затлы нәселдән булуын онытмый, буыннар бәйләнешен югалтмыйча, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә тырыша. Чыгыш ясап, Әхнәф абый шәҗәрә агачы белән таныштырды, моңа өстәп, моңлы итеп башкорт халык җырын да башкарды.
Төбәкнең янә дә бер матур, тырыш, уңган, үрнәкле гаиләсе Кыпчак-Әскар авылында яши. “Иҗади гаилә” номинациясендә җиңеп чыккан Әхмәтовлар җыр-моңга гашыйк, авылда гына түгел, райондагы бер мәдәни чара да алар катнашлыгыннан башка үтми, дисәң дә хата булмас. Гаилә башлыгы Фәрвәз Сәрвәр улының кулыннан килмәгән эш юк – балта остасы да, төзүче дә ул. Авылда аны күңелләрне өздереп гармунда уйнаучы оста музыкант итеп тә беләләр. Кыпчак-Әскар авыл мәдәният йорты мөдире булып эшләүче җәмәгате Фәнзилә Хәлим кызы белән 32 ел тату гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстереп, картәти-картәни булырга да өлгергәннәр.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы истәлекле итеп оештырылды. “Үрнәкле башкорт гаиләсе” милли бәйгесен­дә җиңү яулаган гаиләләрне районның мәдәният бүлеге җи­тәкчесе, төбәкнең башкорт корылтае рәисе урынбасары Миргасыйм Әкимбәтов ихлас күңелдән тәбрикләде, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Башкорт рухын, моңын саклап, хал­кыбызның гореф-гадәтләрен югалтмый яшь буынга калдырырга омтылган, катлаулы чорларда да тырышып дөнья көткән, булдыклы да, сәләтле дә замандашларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз, дип белдерде ул.

Резеда Хөсәенова.
Әлшәй районы.
Читайте нас: