-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
23 декабрь 2020, 17:50

"Ике баламны алып, иремнән качтым"

Яшь хатынның азык-төлеккә дә акчасы булмаган...

Яшь хатынның азык-төлеккә дә акчасы булмаган...
Стәрлетамакта яшәүче Алинаның иренең җәберләүләренә түзә алмый ике баласы белән чыгып качуы турында язган идек инде. Бәхеткә, хатынга "Игелек шатлыгы" волонтерлары ярдәм иткән һәм бүген яшәгән бүлмәсенә ремонт ясаганнар. Хәзер аларның яңа идәннәре, җиһазлары һәм диваннары бар.
Алинаның кызларына 6 һәм 4,5 яшь, күптән түгел аларга аниматорлар килгән һәм балаларга күңелле программа оештырган. Шулай ук хатынга азык-төлек белән ярдәм иткәннәр һәм карта ачканнар, аңа коммуналка буенча бурычлар аркасында арест салган булганнар.
Исегезгә төшерәбез, хатын Регина Биргулиевага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, ул вакытта гаиләнең ашарына да юк иде. Иреннән чыгып качкач, хатын "Ана капиталы" акчасына бер барактан бүлмә сатып алган булган. Балаларның берсе инвалид, барлык акча даруларга китә. Ярый әле Алина юлында битараф булмаган кешеләр очраган.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: