+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
25 декабрь 2020, 14:45

Хатынының сөяркәсен коллыкка алган...

Ачуыннан ярсыган ир болай гына да тынычланмаган әле...

Ачуыннан ярсыган ир болай гына да тынычланмаган әле...
"Мәхәббәт өчпочмагы" тарихын Кемерово өлкәсе хокук сакчылары тикшерә. Алданган ир, хатынының "сулга йөрүен" белгәч, көндәшен акылга утыртырга булган һәм аны урлаган...
Биредә яшәүче ир хатынының аның балачак дусты белән хыянәт итүен белгән һәм ничек тә үз абруен саклап калырга тырышкан. Дустын ул очрашуга чакыра һәм бик нык кыйный, арытаба аның муенына тимер чылбыр кидерә һәм аны шөрепләр белән ныклап кысып куя. Арытаба ул көндәшен гаражга алып керә һәм чылбыр белән тракторга бәйли. Әмма бераздан аның туңып үләргә мөмкинлеген аңлап, мунчага кертеп, мичкә бәйләп куя.
Берникадәр вакыт үткәч, тоткын йозакны сындыра алган. Муен чылбырын сала алмаган һәм шул килеш полициягә йөгереп килгән.
Нәтиҗәдә алданган иргә җинаять эше кузгатылган. Аңа кешене иректән мәхрүм итү өчен ике ел колония яный.
Фото: statusmen.ru
Читайте нас