Республика Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе "Зур гаиләнең олы сәяхәте" проекты белән Башкортстан Башлыгы грантларының III конкурсында җиңүче булды.
Проект кысаларында Ассоциация Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды, республиканың Мәгариф һәм фән, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, Нуриман районы хакимияте һәм проект партнерлары ярдәмендә күпбалалы гаиләләр арасында "Кадрда - гаилә" конкурсын үткәрде.
Бәйгегә республиканың 38 шәһәреннән һәм районыннан 104 гариза тапшырылган иде.
Конкурс җиңүчеләре: Ватолиннар гаиләсе (Уфа шәһәре) - кырлыган (иван-чай) җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә; Солтановлар гаиләсе (Акъяр, Хәйбулла районы) гомерен умартачылыкка багышлаган. Жюри конкурс эшләренең ихласлыгын, эмоциональлеген, эчтәлеген һәм нигезләмәнең барлык критерийларына туры килүен билгеләп үтте.
Җиңүчеләр өчен Нуриман районына сәяхәт онытылмаслык бүләк булды. Анда гаиләләр район һөнәрчеләреннән мастер-классларда, иҗади һәм спорт бәйгеләрендә катнашты, Кызыл Чишмә чыганагында һәм Павловка сусаклагычы буенча экскурсиядә булды, балык тоту буенча ярышты.
Сәяхәтнең һәр этабын видеога профессиональ төшерү төркеме теркәгән. "Зур гаиләнең олы сәяхәте" фильмы шушы күләмле һәм четерекле эшнең нәтиҗәсе булды. Ул республика телевизион каналларында, Башкортстан гаилә порталында, Интернет челтәрендә һәм күпбалалы гаиләләрнең «Гаилә кыйммәтләре-2020» фестивалендә күрсәтеләчәк.
Фото: Башинформ