+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 декабрь 2020, 12:30

"Ирем икебезнең арага мендәр салып куйды..."

Балалар өчен түзеп яшәргә кирәкме?..

Балалар өчен түзеп яшәргә кирәкме?..

Социаль челтәрләрне ачсаң, анда ни генә юк! Берәүләр кайдадыр ял иткәнен күрсәтеп, фотографияләр элсә, икенчеләр күз яше белән тормыш юлын сөйли. Шундый хатларның берсендә яшь хатынның да кичерешләре язылган.

"Ирем белән гаилә корганга 10 ел. 7 яшьлек һәм алты айлык уллар тәрбиялибез. Барысы да яхшы кебек иде. Бер көнне төнге 3тә уяндым да аның караватта юклыгын сиздем. Аш-су бүлмәсендә керсәм, ул шунда утыра. "Ни булды?" - дип сорадым. "Синең белән башкача яшисем килми..." - диде ул.

Шушы көннән соң чын тәмуг газаплары башланды да инде. Төнге 3-4 сәгатьтә генә кайта, бераз йоклый да ашап та тормыйча эшкә китә. Икенче көнне тагын шулай ук. Төнлә кайда буласың, дигән сорауга, машинада музыка тыңлап утырам, ди.

Тәүдә караватта икебезнең арага мендәр салып куйды, аннары идәнгә үк төшеп ятты. Мин аңа шалтыратсам - телефонны алмый. Үзе дә шалтыратмый. Балалар белән дә кызыксынмый башлады. Күрәм, аңа да җиңел түгел. Бер көнне төнлә кече улыбызның температурасы күтәрелде. Ул, гадәттәгечә, өйдә юк иде. Шалтыраттым. Алды. "Әле вакытым юк", - диде дә телефонны ташлады. Иремнең хыянәт итүенә шунда ныклап инандым.

Бер көнне "Без кайчан кешечә яши башлаячакбыз?" - дип сорадым. "Тиздән. Мин эшемнән чыктым, яңа эшкә күчәчәкмен. Озакламый башка фатирга дә китәчәкмен", - диде. Аяк астында җир убылгандый булды... Ул шулай итте дә. Барына да түзәргә дә була иде кебек. Ичмасам, тынычланырмын, язмышка каршы килеп булмый, дип, үземне юатырга да тырыштым. Өлкән улыбызга гына әтисенең чыгып китүен аңлата алмый газапландым.

Өч ай инде шулай яшибез... Акчага кытлык кичермибез. Ул элеккечә үк чыгымнарны үзе түли. Балалар янына бик сирәк килә. Әти-әниләр башка җирдә яши, шуңа да безнең болай яшәүне әлегә беркем белми. Иремнең сөяркәсе яшәгән йорт янында гына арендага фатир алып яшәвен беләм. Яшәвемнең кызыгы юк", - дигән хатын.

Әйе, ике сабый бала белән калган хатын, чыннан да, кызганыч. Тик менә ирен дә тәнкыйтьләргә тел бармый... Һәркем бәхеткә лаек бит...

Фото: alexey-osipov.ru
Читайте нас: