- Һәр Яңа елда без Каринэ белән алдагы елга хыялларны һәркем үзенең кәгазь битенә язабыз. Икенче Яңа елда аны алып анализлыйбыз: кайсы үтәлгән, кайсы үтәлмәгән. Минем дә теләкләрем һәр гадәти кешенеке кебек. Сәламәт, исән булыйк. Туганнар, якыннар янда булсын, - диде ул бүгенге матбугат конференциясендә һәм Башкортстан халкына да шуларны теләде.