Лилия һәм Фуат Төхвәтуллиннар турында авылдашлары шулай ди.
Район, яисә республика буенча иң бердәм, иң егәрле авылга конкурс игълан ителсә, һичшиксез, анда Ыуары авылы (рәсми телдә – Багдашкин) беренчелекне яулар иде. Башлыча, татар милләтеннән булган халыкның бердәмлеге, кунакчыллыгы, уңганлыгына авыл бәйрәмнәрендә, төрле җәмәгать чараларында еш шаһит булырга туры килә. Дөрес, ыуарылылар арасында да аласы да, коласы да бардыр, әмма сүзебез матур холык-фигыле, эшсөярлеге белән сокландыручы күркәм кешеләр хакында. Язмабызның геройлары Лилия белән Фуат Төхвәтуллиннарның тату гаиләсе — авылның асыл көзгесе. Гомерлеккә төяк иткән төбәкләре, Ыуары халкының мәнфәгате өчен җанын аямыйча гаделлек сагында торулары белән соклангыч бу матур пар.
Егәрленең кулы җиде
Егәрленең кулы җиде, дигәндәй, иртә таңнан барып керүгә Төхвәтуллиннар мал-туарын карап, йорт тирәсендә эшен бетергән, уңган хужабикәнең самавыры күңелле чыжлап утыра иде. Гамьсез балачакны хәтерләтеп, күңелдә якты сагыш уяткан самавыр чәеннән баш тартып буламы соң? Бер минут эшсез торырга гадәтләнмәгән гаилә башлыгы да, башка һөнәр ияләренә ихтирам белән караучы кечелекле җан буларак, безнең әңгәмәгә ихлас кушылды.
Фуат Риф улы шушы авылда 1968 елда биш бала тәрбияләнгән тату гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килгән. Гомерләре намуслы хезмәттә, татулыкта үткән ныклы совет буыны кешеләре — Суфия Сәмигулла кызы һәм гомер буе водитель һөнәренә тугры калган Риф Сәхиулла улы тәрбия биргән балалар сабый чактан авыр эштән курыкмаска өйрәнеп, нык рухлы булып үсә. Кечкенә Фуатка, төпчек булса да, әти-әнисенә иркәләнеп-назланып кына утырмый, абый-апаларына ияреп, 15 километр ераклыктагы болынга чалгысын селтәп печән чабарга, сәнәген тотып, күбә салырга йөри.
Ул заманда авыл мәктәбенең дә гөрләп торган чагы була. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Юлдыбай ягына йөреп уку җайсызрак дип, дүртенче сыйныфка Гагарин исемендәге 2нче Күмертау мәктәп-интернатына (хәзерге гимназия) бирәләр малайны. Анда сигез сыйныфны уңышлы тәмамлагач, киләчәктә, бәлки, кирәге чыгар дип, бер ел Уфа һөнәрчелек училищесында умартачылыкка укый. Туган ягына кайтып, совхоз умарталыгында тәҗрибә туплый. Арытаба военкомат аша водительгә укып, 1986 елның көзендә армиягә алына. Изге бурычын Венгриядә ике ел танк гәскәрләрендә үтәп кайткач, дәрт-ялкынлы йөрәк белән “Искра” совхозына шофер булып эшкә чыга, хезмәт юлында үзен намуслы, алдынгы водитель итеп күрсәтә. 2003 елда совхоз таркалганчы руль артыннан төшми.
Әти-әниләре, үзләре бил бөккән совхоз-колхозлар мөлкәтенең әрсезләр, намуссызлар тарафыннан таланып беткәнен гади авыл кешеләренең авыр кичерүен, шул чорда урыннарда күпме ир асылларының сынып, әрәм булуын күпләр яхшы хәтерлидер. Туып-үскән җиренә береккән, хәләл тир тамчысы белән гаиләсенә табыш кертеп яшәргә гадәтләнгән Фуатка да җиңел булмый. Әмма гаиләңнең матди ягын кайгыртырга, балаларны укытырга, үстерергә, кеше арасында ким-хур итмәскә кирәк...
Шул мәлдә фермерлык эшен ачкан күрше авыл эшкуары Әхтәм Казбәковның кул астында эшләп ала ул, ахырда Себергә чыгып китеп, вахтачылар өлешенә төшкән авырлыкны да үз иңнәрендә татый. Әмма чит тарафларда зур акча артыннан куып кына гаиләңнең ныклы тылы булу мөмкинме соң? Шуны аңлап, урамның икенче очында гына яшәүче әти-әнисен дә кайгыртып, хәстәрлекле гаилә башлыгы арытаба шәхси хуҗалыгын ныгыта, үстерә, дәртле яшьлегендә ымсындырган чолыкчылык эшенә дә зуррак игътибар бүлә башлый. Җанын, бар булмышын гаиләсенә, туып-үскән авылына багышлый.
Гадел, намуслы, бер сүзле
Әйе, әйе, Фуат Төхвәтуллинны тирә-якта актив җәмәгатьче, туган авылы һәм халкы мәнфәгатен хәстәрләүче гадел һәм намуслы староста буларак беләләр. 6-7 ел дәвамында, старосталык йөген тартканда, ул үзен бер сүзле, аз сөйләп, күбрәк файда китерүче чын ир асылы итеп күрсәтте, авыл мәсьәләләрен хәл итүгә үзе башлап юл ярды, күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште.
Үткән елда булдыклы узаман староста “камытын” салды, әмма аның иңенә тагы да җаваплырак эш ятты. Халык, үз ышанычын белдереп, аны авыл Советы депутаты итеп сайлады. Депутатны бүген куандырганы – “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча, ниһаять, иске клубта ремонт башланган, ике ел элек авылдашлар бәйрәме алдыннан юлларга таш түшәлгән, күпер ремонтланган. Бу җәһәттән ярдәм кулы сузган Юлдыбай авылы биләмәсе башлыгы Ригать Казбәковның да үз сүзендә торуын билгеләп үтте депутат.
— Безнең авылда 80 яшьне үткән 7 пар, 9 ялгыз карчык яши. Алар да бит дәрт-дәрманлы чагын совхоз эшендә үткәргән, тир түккән, хөкүмәткә файда китергән. Шушы карт көннәрендә өйләрен һаман утын ягып җылыталар. Кайберәүләренең утын хәзерләшергә, ярдәмләшергә балалары юк, яки нык еракта яши. Авылга зәңгәр ягулык керсә, ичмасам, аз гына булса да рәхәт тормыш күреп калырлар иде. Җитәкчелеккә дә хат язып карадык бу хакта, тик анык җавап юк әле. Әмма безнең авылда да бәйрәм булачагына өметләр зур, – ди Фуат Төхвәтуллин.
Хаклы ялда булса да, эшенә зур җаваплылык белән караучы, Морадымнан атнасына ике тапкыр килеп эшләп йөрүче фельдшер Вәзирә апага алмашка медицина белгече табылырмы; кәрәзле элемтә, асфальт юл кебек цивилизация “җимешләре”н ыуарылыларга татырга туры килерме; башкорт токымлы кортларга зыян китерүче ваемсыз умартачыларның кылыгына берәр заман чик куелырмы; ташландык буаның язмышы ничек хәл ителер?.. – Фуат Төхвәтуллинны һәм халыкны борчыган сораулар, проблемалар байтак әле.
Хәләле — терәге
Фуат абый кебек ватанпәрвәр рухлы, тормыш ваклыкларыннан өстен була белүче, тирә-яктагы һәр вакыйга өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кыю ирләр белән гомер итүче хатыннар, гадәттә, еш канәгатьсезлек белдерүчән, ирен “Сиңа гына кирәкме ул, үз дөньяң тыныч булса җитмиме!?” дигәнрәк сүзләр белән тыеп, туктатып куючан. Әмма булдыклы гаилә башлыгының җәмәгате Лилия Миңлеяр кызы иренә һәр эштә иңен куярлык кыю карашлы, авылдашларын борчыган мәсьәләләргә битараф булмаган киң күңелле, кешелекле заттан. Җылы сүзе, якты йөзе белән тормыш юлдашына канат куючы рухи таяныч та, эшендә дә, өендә дә бердәй өлгер, булдыклы хезмәткәр һәм уңган хуҗабикә, биш балага гомер бүләк иткән батыр йөрәкле изге ана да ул.
Ул үзе дә Юлдыбай авылының егәрле, ишле гаиләсендә туган. Алты балага гомер биргән әнисе Алтынбикә Юлдаш кызы — гомер буе “Искра” совхозының алдынгы савучысы, әтисе Миңлеяр Сәгыйдулла улы уңган механизаторы була. Әти-әнисеннән үрнәк алып, Лилия дә кул арасына иртә керә. Мәктәптән соң Морак һөнәрчелек училищесында сатучы һөнәрен үзләштерә. Яшь белгечне район кулланучылар җәмгыяте юллама белән Ыуары авылына җибәрә.
Кара кашлы башкорт сылуы үз бәхетен дә нәкъ шунда очратып, күп тә үтми эшсөяр Төхвәтуллиннар гаиләсенә килен булып төшә.
— Фуатны мин үзем килеп эзләп таптым, — дип елмая Лилия апа. – 1993 елның 25 июнендә туй гөрләттек. Ул көнне коеп яңгыр явып, Иекнең ташканы истә калды...
Төп йортка төпчеккә кәләш булып килгәч, яшь киленгә биш ел бианай һәм биатасы белән бер кыек астында яшәргә туры килә. Арытаба тырыш яшьләр үзләренең оясын булдырып, башка чыга. Хәзер инде Лилия Миңлеяр кызының Ыуары авылы сәүдә ноктасында сатучы булып эшләвенә дә, ямьле төбәккә килен булып төшүенә дә байтак вакыт үткән.
Фуат Риф улы белән үзләренең мәхәббәт җимешләренә лаеклы тәрбия бирер өчен барлык тырышлыгын сала алар. Өлкән балалары Илүзә Уфа дәүләт аграр университетын тәмамлаган, гаиләсе белән Себердә яши, икенчесе Гөлгенә дә башлы-күзле булган, кызы бар. Уллары Рамазан – Салават шәһәре индустриаль колледжы студенты. Ә кечеләре Айгизә – Яңа Хвалын урта мәктәбендә 6нчы, Фәрваз 1нче сыйныфта гына укыйлар әле. Хезмәт сөюче әти-әни тәрбиясендә алар да киң күңелле, игелекле булып үсеп, тормышта үз урынын табар дип ышанасы килә.
Йомгаклау урынына...
Биш бала багучы Лилия һәм Фуат Төхвәтуллиннар кебек яшәүгә чәмле, борынгылардан канга салынган кунакчыллык гадәтен саклаучы, “авылым”, “халкым” дип үзләре гомерлеккә төяк иткән төбәкләре, аның киләчәге өчен өзелеп торучы, дәрт-ялкынлы эшләре һәм матур булмышы белән аңа җан өрүчеләр булганда Ыуарының коты китмәс әле, китмәс!..
Гөлшат Вәлиева-Сәетбатталова.
Күгәрчен районы.