+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
13 гыйнвар 2021, 11:35

"Баламның әтисе кем икәнлеген белмим..."

Хатынның арытаба язмышы ничек булганы турында сорау артык булыр кебек тоелды...

Балаларыннан баш тарткан әниләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Алар арасында авыр язмышлылары да, тормышка җиңел караулары белән аерылып торучылар да бар. Бүген шундыйларның берсе турында язарга булдык.
"Мин сәламәт бала тудырдым һәм шунда ук аннан баш тарттым. Эш шунда: баланың әтисе кем икәнлеген белмим. Соңгы елда минем партнерларым бик күп булды. Ә мин авылда яшим, хурлык бит бу! Шуңа күрә башка өлкәдәге шәһәргә качтым, шунда аны тудырдым һәм шунда ук калдырып та кайттым. Беләм, бер атнадан соң аны уллыкка алдылар. Ә үзем һаман да хатын-кыз авыруларыннан интегәм. Шуңа да башкача балаларым юк".
Әлеге хатын тәүдә баласына битараф булырга тырышуын күрсәтергә маташса да, булдыра алмады. Сүз ахырында тавышы калтырый башлады. Арытаба аның язмышы ничек булганын сорау артык булыр кебек тоелды...
Фото: infourok.ru
Читайте нас