Ул хәтта УЗИ узганда да елый, ди, имеш... Ни хәл бу?
«УЗИда икенче балабызның да кыз булачагын әйткәч, кәефем төште, хәтта елап җибәрдем. Данир малай көтәдер дип уйладым. Үзем дә абый белән үскән кеше буларак, гаиләдә кыз да, малай да булырга тиеш дип санадым.
Ә Данирга кем булуы мөһим булмаган, бары тик бала сәламәт тусын. Данияне мин акыл кергән яшьтә – 23 яшемдә таптым. Бала табу йортыннан безне бөтен төркемебез бик матур итеп каршы алды.
Дания миңа бик бәйләнгән. Һәрвакыт кочаклашып йокладык. Хәзер дә аңа миннән башка беркем дә кирәк түгелдер кебек», – дип хисләре белән бүлешә Миләүшә Инстагрмада.
Данир белән Миләүшәнең төпчек кызлары Даниягә 7 яшь тулды.