-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 гыйнвар 2021, 13:25

Пар канатлымы соң син, сандугач?

Гүзәл Әхмәтова кемдә кияүдә?

Гүзәл Әхмәтова кемдә кияүдә?

Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның иҗат төркемендә сәхнәдә таныла башлаган иде ул. Соңрак Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков белән бергә "Ихлас" төркемендә уңыш казанды. Соңгы елларда "Гүзәлия" җыр театрын оештырып, үз иҗат коллективын булдырды. Гаҗәеп матур тавышлы, кечкенә сандугачтай, сәхнәләргә очып кына килеп чыга да, тамашачының күңеленә барып куна кебек Гүзәл. Тормышта да пар канатлымы икән үзе?

Гүзәлнең беренче ире Руслан — табиб. Уңышлы тәкъдим булып, ул Мәскәүгә китә. Алар 2016 елда аерылыша. Хәзер Русланның үз гаиләсе бар. Гүзәл дә аерылышудан соң озак та үтми яңадан тормыш кора.
— 2017 ел башында кабат кияүгә чыктым, кызыбыз Амалия туды. Рәфиснең эше иҗат белән бәйле түгел, — ди бу хакта җырчы. - Әмма без бергә түгел инде. Ул эшемне аңлап бетерә алмый. Түзсәң, әзрәк үткәреп җибәрә алсаң, ир белән яшәп буладыр. Әмма мин бит кызу кеше. Рәфис белән мөнәсәбәтебез яхшы, дошманлашмадык.
Төгәллекне, дөреслекне яратам. Артларыннан сөйләгәнче, үзләренә бәреп әйтәм. Кемнәрнедер үпкәләтәмдер дә, әмма холкым шундый. Башкаларның да үземә туры әйтүе ошый. Тиешле урынга вакытында киләм. Башкаларның да соңга калганын үз итмим. Тик утыра алмыйм.

Менә шундый чая да икән әле үзе, "былбыл кош"! Без аңа киләчәктә үзен аңлаучы бер асыл ир-егет белән матур гаилә коруын теләп калабыз.

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: