+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 гыйнвар 2021, 13:28

Тавыкларны кышын ничек сыйларга?

Апаның тавыклары кышын да күпләп йомырка сала, киленнекеләр - атнасына бер-ике. Эш нидә соң?

Апаның тавыклары кышын да күпләп йомырка сала, киленнекеләр - атнасына бер-ике. Эш нидә соң?

Белгеч киңәшенә колак салыйк.

Тавык җәен үзенә кирәген чемченеп йөрергә өйрәнгән, кышын аңа витамин җитми. Алларына агач көле һәм күмер куегыз. Тавыклар көлдә коенып, паразитлардан котыла. Күмер кисәкләрен чүпләп, организмнарын токсин-шлаклардан чистарта.
Тавыкка балан, гөлҗимеш, кызыл һәм кара миләш тә файдалы.
Бу җимешләр витаминнарга бай, алар кошларның иммунитетын ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эчәк авыруларыннан саклый, йомырка салуын арттыра. Кызыл миләштә каротин кишердән күбрәк.
Туңдырылган җиләкләрне кошларга аз-азлап эретеп бирегез. Киптерелгәнен азыгына кушарга була.

Ишеттеңме, килен?!

Фото: nalugah.ru
Читайте нас: