-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 гыйнвар 2021, 13:55

Баланы төрлечә мыскыллаганнар...

Җәен әти белән әнинең бу кылыгына урамнан үтеп баручылар да шаһит булган.

Благовещенда яшәүче ир белән хатын 8 яшьлек уллары белән рәхимсез мөгамәләдә һәм бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаепләнә.
Гаилә узган елның җәендә шау-шулы хәлгә тарыган иде. Шаһитлар социаль челтәрләргә әни белән әтинең урамда малайны кыйнавы турында видео урнаштырган иде. Бала кычкырып елый, бу хәлне туктатуны сорый, ләкин ата-ана моңа игътибар да итми.
Тикшерүчеләр тиздән малайның мондый газапларга инде ике ел дәвамында дучар булуын ачыклаган. Ата-ана системалы рәвештә улын кыйнаган, мыскыллаган, малай алдында даими эчкәннәр.
Бүген, 15 гыйнварда, бу әти белән әнинең суд каршына басачагы билгеле булды. Алар үз гаебен таный.

Фото: bash.news
Читайте нас: