-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 гыйнвар 2021, 21:40

Сәламәт гаиләләр күбрәк булсын!

Спорт ярышларында иң-иңнәр көч сынашты.

Спорт ярышларында иң-иңнәр көч сынашты.
Бүген "Динамо" Уфа стадионында «Яңа ел гаилә уеннары-2021» республика фестивале финалы узды. Спорт бәйрәмен оештыручылар - “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге, республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.
Финал ярышларында Башкортстаннан 63 гаилә командасы - муниципаль этапта җиңүчеләр очрашты. Фестиваль кысаларында 52 меңнән артык кеше (1734 гаилә командасы) катнашлыгында күңелле стартлар үткәрелде.
Агымдагы елда катлаулы эпидемиологик хәл аркасында барлык ярышлар да урам мәйданчыкларында үткәрелде. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов сүзләренә караганда, ярышлар инде традициягә әйләнде, алар актив тормыш рәвеше алып баручыларны берләштерә.
- Сез - республикабызның спорт гаиләләре! Узган елда мондый гаилә уеннарын үткәрү традициясе башланды. Без ышанабыз, эпидемиологик хәлләр киләсе елда катнашучылар санын арттырырга мөмкинлек бирер", - диде "Бердәм Русия" төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Ярышларда катнашучыларны шулай ук Дәүләт думасы депутатлары Рима Баталова һәм Рафаэль Мәрданшин, министрлыклар һәм Уфа мэриясе вәкилләре, "Эдвис" укыту-методик үзәге директоры Эдуард Сәетбаталов, республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм башка кунаклар сәламләде.
Финал ярышлары йомгаклары буенча беренче урынны Туймазыдан Зәйнуллиннар гаиләсе алды, аларга “Зеленая роща” шифаханәсенә 10 көнгә юллама бирелде. Икенче урын өчен бүләк - ноутбук - Благовещенга китте, ә өченче урын өчен Стәрлетамакта яшәүче гаилә “Башкортстанның яшь талантлары” челтәреннән бүләк сертификатлары алды.
Фото: allufa.ru
Читайте нас: