-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 гыйнвар 2021, 19:10

"Әтиемнең башка гаиләдәге балаларын карыйсым килми..."

Иренең рәнҗетүенә түзә алмаган Уфада яшәүче хатын "Мужское/женское" тапшыруына мөрәҗәгать итте.

Иренең рәнҗетүенә түзә алмаган Уфада яшәүче хатын "Мужское/женское" тапшыруына мөрәҗәгать итте.
Уфада яшәүче Алёна "Мужское/Женское" тапшыруында үзенең катлаулы гаилә тормышын сөйләде. Аның элекке ире Борис гаиләсен газаплый, ә аерылышканнан соң туганнарын юк итәргә дә вәгъдә итә.
Алёна Борис белән 12 ел никахта яшәгән. Аларның ике баласы бар - 11 яшьлек кызлары һәм 5 яшьлек уллары. Гаилә тәүдә яхшы гына яшәсә, тиздән Борис үзенең чын характерын күрсәткән.
Хатын-кыз сүзләренчә, озак вакыт Борис аңа хыянәт иткән, кыйнаган, хурлаган, балаларны да газаплаган. Хатынның түземлеге беткәч, ул аерылышырга була. Ләкин бу ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да боза. Борис аерылышу турындагы хәбәрдән чыгырыннан чыга. Ул хатынына үтерү белән яный, арытаба үзенә кул салачагын да әйтә.
Бүген Алена балалары белән иреннән качып, башка җирдә яшәргә мәҗбүр. Хатын бу хәлләр турында полициягә гариза язган булган. Ләкин Борис аны һәрвакыт, мондый хәлләр башкача кабатланмас, дип ышандырган һәм хатын гаризаларын кире алган.
Борис үзе дә Аленаның да аңа хыянәт итүе белән акланырга тырышты. Ә ни өчен ул балаларны кыйнаган, аларны мәсхәрәләгән - ул әйтә алмый.
Борисның никахтан тыш балалары барлыгы да ачыкланды. Алёна һәм Борисның 11 яшьлек кызы әтисенең чит балаларын караудан баш тарткач, ир аны да кыйнаган. Борис хатынына гына түгел, кечкенә кызына да янаган - кыз студиядә янауларның текстын укыды.
Бәхеткә, программаны алып баручылар эфирда ук Борисны полиция хезмәткәрләре кулына тапшырды. Әгәр дә аның гаебе расланса, иргә 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Фото: bash.news
Читайте нас: