-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 гыйнвар 2021, 13:50

Гаиләдә җәберлиләрме? Шалтыратыгыз!

2021 елның 26 һәм 27 гыйнварында 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Аек авыл 2020" конкурсы кысаларында гаилә низагларын, көнкүрештә көч куллануны, аерылышуларны кисәтү һәм хәл итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшләячәк.

2021 елның 26 һәм 27 гыйнварында 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Аек авыл 2020" конкурсы кысаларында гаилә низагларын, көнкүрештә көч куллануны, аерылышуларны кисәтү һәм хәл итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшләячәк.

Республиканың һәр кешесе белгечләрдән башкорт һәм урыс телләрендә аноним һәм бушлай консультация алалачак.

Мәхәббәттә өйләнешәәр, эчүчелек аркасында аерылышалар…
Һәм бу гәзиттә язылган мәкалә исеме генә түгел, ә, кызганычка каршы, тормышыбызның чынбарлыгы да. Республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты сайтында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бүген аерылышуның төп сәбәбе - эчкечелек һәм наркомания, аны респондентларның 53 проценты күрсәткән.

Әгәр бәйлелек проблемасы гаилә бәхетен генә түгел, ә шәхси хәвефсезлек үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклау мәсьәләсен дә куя икән – дәшмичә түзмәгез, шулай булырга тиеш дип уйламагыз.
Белгечләр Сезгә ярдәм итәргә әзер. Шалтыратыгыз, һәм сезне борчыган сорауларга җаваплар алачаксыз.

Бәхәсне ничек хәл итәргә? Низагны ничек булдырмый калырга? Ничек килешергә һәм аңлашырга? Алкогольле һәм/яки наркотикларга бәйле якыннарына ничек ярдәм итәргә? Нәрсә эшләргә, күпме түзәргә? Гаиләдә көч куллану ситуациясендә нишләргә?

Республика халкының шушы һәм башка сорауларына югары квалификацияле белгечләр җавап бирәчәк.

Шалтыратыгыз, без сезне ишетәчәкбез һәм ярдәм итәчәкбез!
Телефон 8-800-347-5000
26 һәм 27 гыйнварда 11.00дән 14.00гә кадәр.
Аноним, бушлай, аңлаешлы итеп!

Акцияне оештыручылар - Бөтендөнья башкортлары корылтае, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

#минтрудрб #центрысемьярб #всемирныйкурултайбашкир #ҡоролтай #корылтае #трезвоесело #трезвоесело


Читайте нас: