-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 гыйнвар 2021, 13:11

Дилә Нигъмәтуллина ике балалы ир белән яши

Никахсыз. "Мәхәббәт! Син мине нишләттең?!" диме әле шагыйрь?..

Никахсыз. "Мәхәббәт! Син мине нишләттең?!" диме әле шагыйрь?..

Җырчы социаль челтәрдәге виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.

«Икенче тормыш иптәшегез белән туегыз булдымы?» - дигән сорауга: «Никах кына укыттык, туйлап тормадык. Никах әле рәсми теркәлмәгән», - дип җавап биргән җырчы.

Күпләрне кызыксындырган «Ирегезнең балалары бармы?» дигән сорауга җавап итеп, җырчы иренең балалары белән бергә бер гаилә булып төшкән фотоны куйган. Диләнең икенче иренең кызы һәм малае бар икән.

«Сәфинә әтисендә кунакта еш буламы?» - дигән сорау да бар. «Марат Мухинның сторисларын кереп карагыз. Кунакка килгән саен куеп бара», — дип җавап биргән җырчы.

Дилә белән икенче иренә никах күкләрдә укылган икән... Бәхетле булсыннар!


Фото: .instagram.com/dilyanig/
Читайте нас в