-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 гыйнвар 2021, 19:50

Көнче ирнең ачуы яман

Тәтешле районында булган канлы фаҗига күпләрне сискәндерде.

Тәтешле районында булган канлы фаҗига күпләрне сискәндерде.

Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Тәтешле районында яшәүче 36 яшьлек иргә карата кеше үтерүдә шикләнү буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне Балтач районының районара тикшерү бүлеге алып бара. Ведомствода хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, җинаять эше фигуранты хатынын үтергән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 18-19 гыйнвар төнендә ир белән хатын спиртлы эчемлекләр эчкәндә, хатынның өйдә булмавы сәбәпле, көнләшү нигезендә ызгыш булган. Ярсыган ир аягы һәм кулы, шулай ук чүкеч һәм балта белән хатынына тәненең төрле өлешләренә берничә такыр суга, шуннан зыян күрүче һәлак була.

Икенче көнне иртән җинаять эше фигуранты үз әнисенә бара. Ул улы киемендәге кан эзләрен күреп кала һәм полиция чакырта. Ир җинаять кылуын таный, хәзерге вакытта тикшерү бара.

Фото: ya-zhenschina


Читайте нас: