-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 гыйнвар 2021, 11:51

Кызыл иннек сөртсәң, җыерчыклар матур күренә

Зәйнәп Фәрхетдиновадан матур булу серләре һәм шуңа бәйле хатирәләр. Гүзәл затларга гына укырга!

Зәйнәп Фәрхетдиновадан матур булу серләре һәм шуңа бәйле хатирәләр. Гүзәл затларга гына укырга!

Җырчы кызыл төстәге иннекне бик сирәк куллануын, әмма аның менә дигән лайфхак булуын әйтә.
Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ул әнисенең яшь чагында ничек итеп бизәнүен искә алган. «Әни яшьлегендә кич чыкканда кашны күмер белән, кершән итеп бит очына кызыл чөгендер сөртә идек», – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли иде. Аннан: «Әй, юклык заманасы, илдә хәерчелек нык иде, бетләучеләр күп иде», – дип, әрнеп, өзгәләнеп исенә төшерә торган иде...»

Зәйнәп үзенең дә яшь чактагы хатирәләре белән уртаклаша:
«Без яшь чакта да шулай ук кияргә әллә нәрсә юк иде, апа-абыйлардан калган киемне, ярый тишеге юк бит әле, дип киеп куя идек. Авылда клубка туфли кияргә оялып, каш йолкырга куркып, матуррак киемне дә кияргә кыенсынган чаклар була иде. Ак булса, ак кер күтәрми, кызыл булса, нык якты дип күзгә төртүчеләр гел чыгып тора иде. Булгандыр әле сездә дә матуррак, яңарак әйбер кисәң: «Әстәгъфирулла, ни кигән булган инде, уф, кыланчык», – дип арттан пышылдаучы кызлар», – дип яза җырчы.

Зәйнәп, кызыл төсне яратмавына карамастан, сирәк булса да кызыл иннек сөртүен, аны биттәге җыерчыкларны матур күрсәтсен өчен куллануын әйтә. Белми әйтмәс, сөртеп карыйк...

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: