-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 гыйнвар 2021, 11:52

Инзиләнең никах күлмәген кем теккән?

Радик Юлъякшинның никах туена кигән түбәтәе дә бик затлы иде. Кәләшнең киемнәре исә - чын сәнгать әсәре. Чит илләрдән кайтарттылармы икән?

Радик Юлъякшинның никах туена кигән түбәтәе дә бик затлы иде. Кәләшнең киемнәре исә - чын сәнгать әсәре. Чит илләрдән кайтарттылармы икән?

Баксаң, мондый тегүчене эзләп, илләр гизәсе дә юк, Яр Чаллыга гына барасы икән. Радикка - түбәтәйне, Инзиләгә никах күлмәген Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның кызы Гүзәл Вәлишина теккән. Танылган дизайнер бу турыда үзенең Инстаграмында яза.

«Өч ай элек төш күрдем. Бу хакта якыннарыма да сөйләдем әле. Бер ай элек миңа Инзилә язды, никахлары булачагын әйтеп сөендерде. Менә ул көн килеп җитте. Бөтенесе дә мин төштә күргәнчә узды. Тормышымда шундый мөмкинлекләр биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Радик, Инзилә! Аллаһы Тәгалә сезнең тормышыгызны җиңел һәм шатлыклы итсен! Сау-сәламәт булыгыз, матур балалар үстерегез, олыгайган көнегездә алар сезгә шатлык китерсен! Бер-берегезне яратып, җылы кулларыгызга тотынып, сөенеп яшәгез», — дип яза ул.

Кыйммәткә төште микән? Мондый сорауларны Гүзәл җавапсыз калдырган.

Фото: instagram.com/guzel_valishina


Читайте нас в